Тозлыбин авылында обелиск ачылды

14 Сентябрь, 2019 - 12:00

“Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Реаль эшләр” проекты чикләрендә Тозлыбин авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә обелиск ачылды.

Тантанада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Көнтүгеш авыл җирлеге хакимияте башлыгы Игорь Яниев, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Илнур Сираев, районның ветераннар советы рәисе Гали Сәрвәртдинов, Тозлыбин авылы халкы, кунаклар катнашты.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан тозлыбинлыларның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән тергезелгән обелиск төзелеше барышын сайтыбызда яктырткан идек https://baltach.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/tozlybin-avyly-yaugirl-rene-isemn-re-m-gel-shterel-ch-k/?sphrase_id=720755

Чарадан фоторепортаж белән таныштырабыз.

Тулырак язманы “Балтач таңнары” гәзитендә укырсыз.

Аида ХӘЙРТДИНОВА фотолары