Балтач сазлыкларын автотуристлар яулый

14 Сентябрь, 2019 - 18:00

Балтач районы җирлегендә экстремаль авотузыш спортын яратучылар “Балтач баткалары”  төбәкара фестиваленә җыелды.

Балтачта эстремаль автоузыш үсеш ала баруы турында социаль челтәрләрдә һәм  сайтыбызда бәян иткәнебез бар иде.    Илгиз Сәхипов һәм Марат Хәйруллин экипажы Русия, республика күләмендәге ярышларда  осталык күрсәткәне бар.

Былтыр алар  „23 часа Нуримана” трофи-рейдында  призлы урын яулаганнар иде. Шулау ук көз айларында  Уфа районында  юлсыз автотуриз маршрутларын да уңышлы үтте алар.

—Ә бары да Бөре районында шушы спорт төре белән мавыгучылар белән танышудан башланды.  Алар белән танышкач юлсыз җирдән үтәргә сәләтле автомашиналар сатып алып җибәрдек.  Машиналарны беркадәр үзгәртеп корырга да туры килде. Бөредәге коллегаларыбыз  безне ярышларга чакырдылар. Берничә ел эчендә ярыйсы тәҗрибә тупладык. Инде остазларыбыздан калышмыйбыз диярлек. Хәзер үзебезнең “Татарпиллер” дип аталган клубыбыз бар.    Экстремаль автоузыш өлкәсендә ярыйсы алга атладык.  Әнигә мондый  ярышны үзебезнең район җирлегендә дә уздырмаска, дигән карарга килеп максатыбызны тормышка ашырырга уйладык,--ди ярышларны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе Марат Тәлгат улы Хәйруллин.

Бу карар район хакимияте тарафыннан да хуплана.  Иганәчеләр дә табылды.

Ярышларны үткәрү урыны итеп элекке “Большевик” колхозы Көнтүгеш сөтчелек фермасы җәйге лагере урынын сайлаганнар. Хәзер биредә  грунт катнаш таш чыгару карьеры.

Трофи-рейдта катнашу өчен эстремаль автоузыш спортчылары бихисап төбәкләрдән килгән.  Күрше Борай районы,Бөре, Уфа, Дүртөйле, Калтасы районнарыннан һәвәс водительләр чакыруны хуплап кабул иткән. Балтач  җирлегендә узган бу фестивальне төбәкара трофи-рейд дип әйтергә дә нигез бар. Чөнки бирегә Балтачтан 325 километр ераклыкта урнашкан, Татарстанның Әлмәт шәһәреннән дә бер экипаж килгән.

Ярышта катнашучыларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Көнтүгеш авл җирлеге хакимияте башлыгы Игорь Яниев сәламләделәр.  Фестивальне оештыруга ярдәм күрсәткәннәре өчен Дамир Әхмәдуллин, Илдар Акбиров, Геннадий Галиахметов, Раил Хәйруллин, Ренат Хәйруллин, Илашт Галләмшин, Фирдус Шәйнуровларга район Хакитмиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

—Башкортстанда узган мондый ярышларда икенче тапкыр катнашам. Яз айларында Дүртөйле районында узган трофи-рейдта икенче урын яулаган идек. Балтач җирлегендәге ярыш мәйданы аеруча ошады. Биредә оешканлык югары. Урыны шундый матур. Үзеңне сынар өчен барлык шартлар бар. Автотуристларны тукландыруны да оештырганнар.  Кыенсырарга сәбәп юк. Гаиләмне дә алып килмәгәнемә үкенеп тә куйдым,—  ди Әлмәт шәһәреннән килгән Алексндр Карнаухов, Балтач җирлегендә алган беренче тәэссоратлары белән уртаклашып.

Биредә нинди генә автомашиналар юк.  Конструкциясенә үзгәреш кертелмәгәннәре дә бар.  Алар ТР-0 категориясендә. Бу ярышларда мондый категориядә ЛуАЗ, ВАЗ-2121 автомашиналары катнашты. ТР-1 категориясендәге автомашиналар конструкциясенә ярыш хуҗалары беркадәр үзгәреш керткән. Аларның асылмасы заводтан чыгарылган үрнәкнекеннән аерыла. Бу категориядә ВАЗ-2121, УАЗ, шулай ук чит илдә чыгарылган автомашиналар ярыш маршрутларында сыналды.

Иң кызыгы, әлбәттә, „абсолют” категориясендәге автомашиналар. Мәсәлән, Бөредән килгән Сергей Швецов үзенең автомашинасын „Малыш” дип атаган. 1969 елда конвейердан чыгарылган ГАЗ-69 автомашинасы. Ул шулкадәр үзгәртелгән. Нинди генә каршылыкларны да җиңел үтә.  Ә менә Уфа районыннан Сергей Демчук алып килгән   „Әфлисун” автомашинасын  электән УАЗ автомашинасы булган дип уйламассың да. Шулкадәр үзгәртелгән. Аның бары тик рамасы һәм алгы пыяласы гына  заводтан чыгарылган килеш.

Ярыш шартларын дүрт категориядәге автомашиналар үти. Башта автотуристлар тамашачы маршрутын үттеләр.  Монда алар юлында текә ярлар да, кырт борылышлар да, баткак участок һәм башка каршылыклар да бар.  Кайбер категориядәге автомашиналар маршрутны ике тапкыр әйләнеп узды. Әлбәттә, судьялар тизлеккә һәм машиналарның маршрутны билгеләгеч тасмага тими узуына карый. Тамашачылар өчен искиткеч тамаша булды бу. Ә алар шулкадәр күп. Халык авыл сабан туендагыдан күбрәк җыелган. Шулай булмый ни, мондый тамаша беренче тапкыр уза бит.

Узышлар моның белән генә чикләнми. Автотуристлар ориентирлашу осталыгын да күрсәтәчәк. --------Монысы инде катлаулырак маршрут. Ул 15 сентябрь иртәсенә кадәр дәвам итәчәк. Узышчылар кооррдинатлар буенча билгеләнгән нокталароны табарга тиешләр. Барлыгы утыз җиде нокта. Ноктаны такач узышчы бер кулы белән шул ноктаны, икенче кулы белән автомашинасын  тоткан фоторәсемен судьяга җибәрергә тиеш. Һәр нокта очен очко билгеләнә,--ди баш казый Идгиз Сәхипов, ярыш шартлары белән таныштырып.

Бу юлы узышчыларны Ар елгасы буенда 1970 елларда сазлыкны корыту өчен салынган канаулар, әрәмәлекләр, известьлы туф чыгарылган карьер урыннары, урманнар, Ал елгасын кичеп чыгу кебек каршылыклар көтә. Күренүенчә, җиңү җиңел генә бирелмәчяк.  Шуңа да ул трофи-рейд. Осталыкны да, түземлекне дә сыный торган ярыш төре.

Ярыш дәвам итә. Җиңүче 15 сентябрь көнне билгеле булачак.

Язманы кулланган очракта авторны һәм басманы  актив сылтамада күрсәтү мәҗбүри!