Балтач районында тагын дүрт эшкуар үз эшен җәелдерергә җыена

13 Сентябрь, 2019 - 12:00

Балтач районы Хакимиятендә узган читарратгы Инвестиция сәгатендә дүрт эшкуарның бизнес-проекты каралган.

Балтач райоында эшкуарлык челтәре киңәя. Район җирлегендә янә дүрт эшкуар үзенең эшен җәелдерергә теләк белдергән. Бу хакта  район Хакимиятие узган Инвестиция сәгате карарыннан билгеле булды.

Узган пәнҗешәмбедә узган  Инвестиция сәгатендә  4 эшкарның бизнес-проекты каралган.  Эшкә башлап тотынган ике эшәкуарга предприятиеләрен теркәү ярдәме күрсәтелгән.  Шулай ук алар алдында җир участокларын рәсмиләштерү бурычы тора.  Үз эшләрен җәелдерергә теләк белдергән эшкуарлар  бетон җитештерү, умартачылык, терлекләр үстерү белән шөгыльләнергә җыена, дип яза рәсми чыганак.

Инстаграм.