Балтач районы төбәгендә Йөгерек Танып елгасы ярлары төрле калдыклардан тазартылды

12 Сентябрь, 2019 - 12:00

Бүген, 12 сентябрь көнне, „Чиста Танып” акциясе чикләрендә, Иске Балтачта зур өмә узды.

Балтач җирлегендә  „Чиста Танып” акциясе быел үз тарихында  икенче тапкыр үтә. Танып үзәнендә урнашкан төбәкләр халкы  елда да бу акциягә бердәм кушылган иде.   Танып елгасының гомум озынлыгы 345 километр.  Пермь краенда башлангыч алган Йөгерек Танып сулары  Башкортстанның Татарстан республикасы белән чикләшкән төбгенә җиткәндә Агыйделгә коя. Никадәр районнар, авыллар урнашкан бу елга буенда.

Борайлылар “Чиста Танып” акциясе эстафетасын 31 савгуст көнне безнең районга тапшырганнар иде.  Танып елгасы буйларын  ял итү өчен  үзебезнгең төбәкнең иң матур урыны итеп санаган балтачлылар   акциягә бердәм кушылды.

Бүген рпайон үзәге оешма, предприятиеләр катнашлыгында, елга ярлары буйларын ял итүчеләр калдырган чүп-чардан арындыруга юнәлтелгән зур өмә үтте.

Өмәдә “Балтач таңнары” гәзите иредакциясе хезмәткәрләре дә катнашты. Гәзитчеләр, Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе коллективы белән берлектә, Балтач участок урманчылыгы питомнигыннан алып халык телендә өченче пляж дип йөртелгән урынга кадәр, километр озынлыкта Танып елгасяы ярлары буйларын чүп-чардан тазарттылар.

„Чиста Танып”  акциясенә 13 сентябрь  көнне Аскын районында йомгак ясалачак