Хәерле җомга иртәсе белән, дуслар барыгызны да!

13 Сентябрь, 2019 - 12:00

Һәр яңа туган көнгә сокланып, шатланып яшәргә язсын! Күңелләребездә, җаннарыбызда тынычлык булсын! Тынычлыктан да, исәнлек-саулыктан да кадерлерәк берни юк!

(Богдан авылы мәчете. Газим ТАЛИПОВ фотосы. “Балтач мәчетләре” сериясеннән).

Изге гамәлнең әҗере турында

Кеше нинди генә изге гамәл кылмасын ул аның нәтиҗәсен яки бу дөньяда яки ахирәттә күрәчәк. Шуңа дәлил буларак гыйбрәтле бер хәдис бар. Габдуллаһ ибн Гомәр (радыйаллаһу гәнһе) әйтә: «Мин Аллаһының илчесе Мөхәммәд (салләллаhу галәйhи вәсәллам)нең шулай дип әйткәнен ишеттем: «Сезгә хәтле өч кеше сәфәргә чыгып китте. Төн җиткәч алар йоклау өчен бер тау куышына керделәр. Шул вакытта таудан бер зур таш тәгәрәп төшеп, чыгу юлын томалады. Алар бер-берсенә әйтте: «Бу таштан сезне бары тик Аллаһыга изге гамәлләрегезне искә төшереп, дога кылуыгыз гына коткара ала». Шул вакытта араларыннан берсе әйтте: «Йә, Аллаһ! Минем карт әти-әнием бар иде. Кич белән сауган сөтне мин иң элек гаилә әгъзаларыма да һәм колларыма да түгел, ә аларга эчерә идем. Бер көнне мин бер әйберне эзләп еракка киттем һәм төнлә белән генә өйгә кайттым. Сөтне савып аларга эчерергә теләсәм, алар йоклыйлар иде инде. Алардан алда мин сөтне гаилә әгъзаларыма да һәм колларыма да эчерергә теләмәдем. Шуңа күрә сөтле савытны кулымда тоткан килеш таң атканчыга хәтле аларның уянганын көттем. Алар иртә белән уяндылар һәм кич белән сауган сөтне эчтеләр. Йә, Аллаһ! Әгәр дә мин бу гамәлне Синең ризалыгыңны теләп кылган булсам безне таш аркасында килеп чыккан бәладан коткар!» Таш әз генә кузгалды, ләкин алар аннан чыга алмадылар. Шуннан соң икенче кеше дога кылды: «Йә, Аллаһ! Минем туганнан туган кыз кардәшем бар иде. Мин аны бөтен кешегә караганда да күбрәк яраттым һәм аны үземә теләдем. Ләкин ул минем теләгемнән баш тартты. Корылык елы башлангач, ул мохтаҗлык сәбәпле, минем яныма килде. Мин аңа якынлык кылу шарты белән йөз егерме динар акча бирдем. Ул башка чыгу юлы булмау аркасында моңа риза булды. Аның белән якынлык кылырга җыенгач ул: «Сиңа бу эшне эшләү хакың булса гына рөхсәт ителә», — диде. Бу сүзләрне ишеткәч, мин аның белән якынлык кылырга оялдым. Аны бөтен кешегә караганда күбрәк яратуыма карамастан, мин биргән алтын акчаларны калдырып, аның яныннан китеп бардым. Йә, Аллаһ! Әгәр дә мин бу гамәлне Синең ризалыгыңны теләп кылган булсам, безне бу бәладән коткар!» Таш әз генә кузгалды, ләкин алар тау куышыннан барыбер чыга алмадылар. Шуннан соң өченче кеше дога кылды: «Йә, Аллаһ! Мин эшчеләрне яллаган идем. Аларның һәрберсенә дә эш хакын бирдем, ләкин берсе хезмәт хакын алмыйча китте. Мин аның хезмәт хакын кулланып арттырдым. Берникадәр вакыттан соң ул минем яныма килеп әйтте: «Әй, Аллаһының колы! Миңа хезмәт хакымны бир әле!» Мин әйттем: «Алдыңда күргән дөяләр, сыерлар, сарыклар һәм коллар бөтенесе дә синең хезмәт хакың». Ул әйтте: «Миннән көлмә инде». Мин әйттем: «Мин синнән көлмим, алар бөтенесе дә синеке», дидем. Ул бөтен байлыкны алып китте. Йә, Аллаһ! Әгәр дә мин бу гамәлне Синең ризалыгыңны теләп кылган булсам безне бу бәладән коткар!» Шуннан соң таш урыныннан кузгалды һәм алар тау куышыннан чыктылар (Бохари, Мөслим).

Бу хәдистән нәтиҗәләрне үзегез ясарыз, җәмәгать.