Яңа Ямурзада ахирәткә күчкәннәргә хөрмәт зур

13 Сентябрь, 2019 - 10:41

Агымдагы елның җәендә Яңа Ямурза авылы халкы тырышлыгы белән 560 метр аралыкта мари зираты киртәләнеп алды, моның өчен халыктан 270 мең сум акча җыелган.

Халык җыеннарында мари зиратының киртәләре искергәнлеге, яңага алыштырырга кирәклеге хакында еш сөйләнә. Әмма әлегә кадәр алар сүздә генә кала. Татарлар җирләнгән зират быел яз айларында ремонтлангангач, бу саваплы эшкә быелдан тотынырга ныклы карар итәләр.

Авыл активисты Елизавета Сәитова халыктан акча җыю эшенә тотына.

— Халык җыелган саен бу мәсьәләне күтәрәләр иде. Татар зираты бездән алдан ремонталач, без алардан киммени, дип бу эшкә тотындым. Хатын-кыз әрсез бит ул, базнат иткәч эшне аазгына кадәр җиткердекю Тәүдә авыл депутаты Данил Фәрхетдиновка мөрәҗәгать иттем. Ул минем башлангычымны хуплады. Халыктан, безнең авылдан чыккан кешеләргә мөрәҗәгать иткәч — күпчелеге үтенечемне кире какмады. Барысы да акчалата ярдәм күрсәтте. Авыл кешеләреннән икешәр тапкыр акча җыярга туры килде. Материал туплагач, өмә белән эшләрне башкардык. Беренче көннәрдә өмәдә 50дән артык кеше эшләде. Берәүләре иске киртәләрне сүтсә, искенчеләре исә корыгын агачларны кисте. Күп кеше үзенең тракторын белән өмәгә килде. Халыктан җыелган акча материал алырга тулысынча җитте, ә эшләрне халык үзе башкарды. Тимер баганалар утыртылып, зират профнастил белән уратып алынды. Унынчы августка зиратны киртәләп алдык, —ди Елизавета Сәитова.

Зиратны киртәләрен сүткәч, яхшыракларын теләклекне уратып алырга илткәннәр. Әлеге вакытта мәрхүмнәрне җирләүдә куллана торган кирәк-яраклар кую өчен махсус бина ясарга ниятлиләр. Елизавета Сәитова әйтүенчә, ул башланган эшне ахырына кадәр җиткерергә күнеккән. Аның җитәкчелеге белән авыл халкы бик саваплы hәм изге эш башкарган.

Быел яңа ямурзалылар өчен зиратлар тәртипкә китерелүдән тыш, Тынычлык урамын ремонтланганнар. Шушы урамда яшәүчеләрнең күпчелеген өлкән кешеләр тәшкил итә. Алар җитәкчеләргә шушы хәстәрлек өчен дә чиксез рәхмәтлеләр.

Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы
.