Балтач хуҗабикәләре, чөгендер куасы әзерләү серләрен беләсезме?

12 Сентябрь, 2019 - 12:00

Көз — муллык ае. Бакчаларда җиләк-җимеш, яшелчәләр өлгерде. Җыеп, кышкылыкка эшкәртеп кенә өлгер. Бүген балтачлыларны чөгендер квасы әзерләргә чакырабыз.

Моның бер авырлыгы да юк. Бер зур чөгендерге алып кереп юабыз, турагыч аша чыгарабыз. Аны 3 литрлы банкага салабыз. Аннары кайнап суынган 2 литр су, 4 аш кашыгы шикәр, 1 телем каткан кара икмәк өстәп, банканың авызын марля белән каплап өч көн җылы урында тотабыз.

Әзер булгач, сөзеп алып суыткычка куябыз һәм кулланабыз.

Белгечләр әйтүенчә, бу эчемлекнең файдасы зур. Аеруча кан басымыннан интегүчеләргә эчәргә киңәш ителә. Ә тамырларны, гомумән организмны шлаклардан тазартуы турында әйтеп тә торасы түгел.

Әлбәттә, төрле хроник авырулардан интеккән кешеләргә аны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү урынлы.

Фото Интернет челтәреннән