Балтачның гүзәл затларына — маскалар

Кыярдан
Яңа гына өзеп алынган кыярны угычтан уарга һәм 1 аш кашыгы кефир белән болгатып, биткә сөртергә. Бу битлек сулган коры тирене агарту, тукландыру, яшәртү өчен яхшы.

Петрушкадан
Петрушканы ваклап, сутын сыгарга һәм аңа шул ук күләмдә сөт өстәргә. Көн саен биткә сөртеп, 15 минут тотарга.

Яшь бәрәңгедән
Әгәр арыганлыгыгызны тойсагыз һәм ул йөзегездә чагылса, сөттә пешкән яшь бәрәңге ярдәмгә килер. Аңардан ботка ясап, 10-15 минутка битегезгә сылагыз.