Балтач районы киңлекләрендә „Тагылма” операциясе үтәчәк

10 Сентябрь, 2019 - 15:00

16—27 сентябрь көннәрендә Балтач районы җирлегендә „Тагылма”    операциясе үтәчәк.

Үзйөрешле машиналарны  һәм аларның тагылмаларын файдалану барышында кимчелекләрне профилактикалау максатында  Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең ЮХИДИ белән берлектә массакүләм тикшерүләре үткәрелә.

Башкортстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге  инспекциясенең агымдагы елның 3 сентябрендәге   244 санлы боерыгы нигезендә игълан ителгән „Тагылма” дигән шартлы исем астындагы профилактик чараның   максатлары да шуннан гыйбарәт.  „Тагылма” операциясе  16 сентябрь көнне башлана һәм ул  27 сентябрь көненә кадәр дәвам итәчәк.

Операция барышында үткән рейдларда  үзйөрешле машина һәм аның тагылмасының техник торышына, тагылмаларны агрегатлаштыру таләпләре үтәлешенә игътибар ителәчәк.   ОСАГО полисы  булмаган һәм техник кару үткәртми торып  тагылмасывн файдаланган транспорт хуҗаларына  карата чаралар күреләчәк. Үзйөрешле машинаны   теркәү кагыйдәләре үтәлеше, тиешле категориядәге транспорт чарасы белән идарә итүгә хокук биргән тракторчы-машинист таныклыгы барлыгы-юклыгы операция  барышында аеруча күзәтүгә алына.