Балтачта „Мәктәпкә ярдәм ит” акциясенә йомгак ясалды

10 Сентябрь, 2019 - 12:06

„Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе безнең районда тугызынчы тапкыр оештырыла. Кызганычка каршы, тулы булмаган, күп балалы гаиләләрнең кайберләренең матди хәле бүген авыр. Чара ярдәмгә мохтаҗгаиләләргә ярдәм итүдән гыйбарәт. Белем көнендә hәр бала мәктәпкә әзерлек белән, теләп барсын өчен без кулыбыздан килгәнчә ярдәм итә алабыз. Аз гына миhербанлык хисе белән калганнарның проблемаларына битараф булмаганда, мондый гаиләләргә игътибарыбызны, хәстәрлегебезне күрсәтә алабыз. „Гаилә” үзәге хезмәткәрләре „Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясендә катнашырга чакырып, хезмәт коллективларына, шәхси эшкуарларга, район халкына мөрәҗәгать итте. Шунысы шатлыклы, акциянең исеме буш сүз булып кына калмады. Бердәм белән бихисап балаларны мәктәп кирәк-ярак белән тәэмин итәргә мөмкинлек тудырды.

Быел аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 328 балага, 146 мең сумлык матди ярдәм күрсәтелде. „Гаилә” үзәге белгечләре авыл биләмәләренә барып, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә йөреп, уку кирәк-яракларын таратты. Шулай ук кайбер әниләргә, гаиләләргә үзәктә әйберләр тапшырылды. Мондый хәйрия акциясе уртак эшкә берләштерүе, кеше хәленә битараф булмау белән дә кадерле, кыйммәт.
Пенсия фонды, район Хакимияте, район мәдәният бүлеге, Авыл биләмәләренең үзәкләштерелгән бухгалтериясе, милек белән идарә итү комитеты (КУС), халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, күп функцияле үзәк, „Гаилә” үзәге, „Изге уй”, „Радуга” кулланучылар җәмгыяте, үзәк район больницасы, Казначейство, Балтач þл төзү hәм ремонтлау идарәсе, район финанс идарәлеге, районның ветераннар советы, район мәгариф бүлеге, „Шифа” аптекасы, суд приставлары федераль хезмәте, Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы, Россельхозбанк, балалар сәнгать мәктәбе, балалар иҗат үзәге, „Романтик” яшүсмерләр клубы, „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы, „Батырша” мәчете, 15 авыл биләмәсенең hәммәсе дә, район үзәгенең 1нче hәм 2нче урта, башлангыч мәктәпләре, Сәйтәк, Штәнде, Нөркә, Көндәшле, мәктәпләре, район үзәгенең „Рябинушка”, „Буратино”, „Белоснежка”, „Солнышко” балалар бакчалары коллективлары матди ярдәм күрсәткәннәр. Шәхси эшкуарлар Р. Гәрәев, М. Хәйруллин, Э. Галләмшина, Р. Рамазанов, И. Сәетҗанова, Әхмәтҗанов, О. Акубековалар да акциягә теләп катнаштылар. Район үзәгендәге „Бамбук” магазины хуҗалары быел да чарадан читтә калмады. Д. Саяпов крестьян-фермер хуҗалыгы, Г. Фәттаховларга, гомумән þгарыда телгә алган барлык кешеләргә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.
Яңа уку елы алдыннан чикләнгән җаваплылыктагы „Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте генераль директоры, Республика Парламенты депутаты Шамил Шәрипов „Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акцияләре кысаларында күп балалы аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 48 укучыга канцелярия товарларының җыелмасын бүләк итте. Ата­аналар иганәчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Ћәр баланың мәктәп бусагасыннан атлап кергәндә яңа hәм матур киемдә буласы килүе гадәти. Күп балалы аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче укучылар үзләрен кимсетелгән итеп тоймасын өчен БР Башлыгының тормыш иптәше Каринэ Хәбирова инициативасы белән аларга мәктәп формалары тегелде. „Гаилә” үзәге озатуында торган 4 балага мәктәп киемнәре тапшырдылар.

Мәрхәмәтле кешеләрнең изгелеге кечкенә балаларга күпме шатлык алып килә. Яңа уку елы алар өчен бәйрәмгә әверелгән. Киң күңеллегегез, изгелегегез белән балаларның күңелен яуладыгыз. Сезгә сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Киләчәктә дә көчегездән килгәнчә ярдәм итәрсез, дип өмет итәбез.

Укучыларыбызга да изге теләкләр юллыйбы. Югары максатларга омтылып, уңай нәтиҗәләргә ирешерләр дип ышанабыз.

Эльмира ГАРИФУЛЛИНА,
Балтач районындагы „Гаилә” үзәге директоры.