Иске Балтачта Ләйсәнне оста тегүче, фотограф буларак яхшы беләләр

10 Сентябрь, 2019 - 12:00

Балтач чибәр, сөйкемле, уңган гүзәл затларга бай төбәк буларак билгеле.Шәхси эшкуар Ләйсән Фәтхиеваны районда белмәгән кеше юк.

Шәхси эшкуар Ләйсән Фәтхиеваны районда яшәүчеләрнең күбесе белә. Мөрәҗәгать иткән hәр кешене игътибар белән тыңлап, үтенечен вакытында үтәргә күнеккән. Ышанычлы, җаваплы кеше булуын ул үз эше белән исбат итте.

Редакциягә аның фотосын Яңа Дүртекәй авылында яшәүче Самигулла Изибаиров алып килде.

— Ләйсән искиткеч кеше. Кайчан килеп керсәң дә якты йөз белән каршылый, игътибар белән тыңлап, соравыңны хәл итә. Үз эшен яратып, белеп башкара. Кинодагыча, комсомолка, спортсменка и просто красавица дигән сүзләр райондашыбыз Ләйсән Фәтхиевага да тап килә, — диде ул.

Балтач чибәр, уңган кызларга, туташларга, ханымнарга бай як. Алар хакында теләге булган hәр кеше язып җибәрә ала.

Язманы кулланган очракта басманы күрсәтү мәҗбүри.