Беренчел звенодагы медицина хезмәткәрләренә — өстәмә түләүләр

10 Сентябрь, 2019 - 10:09

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә беренчел звенодагы медицина хезмәткәрләренә федераль өстәмә түләүләр буенча йөкләмәләр бирде. Министрлар Кабинеты 1 ноябрьгә кадәр әлеге мәсьәләне гамәлгә ашыру буенча эш алып барачак, дип хәбәр ителә "Кремлин.ру" сайтында.
Бу вакытка кадәр медицина эшчәнлеген лицензияләү тәртибе камилләштерелергә, шулай ук Русия субъектлары хакимиятләренең медицина оешмасын төзү яки аның эшчәнлеге профилен үзгәртү турындагы карарларын алдан килештерү процедурасы үтәргә тиеш.

Моннан тыш, 1 октябрьгә кадәр Хөкүмәткә «яшь белгеч» hәм «табиб-остаз» төшенчәләрен закон нигезендә ныгытуны тәкъдим итү зарур, бу югары уку йортын тәмамлаучылар дәүләт hәм муниципаль медицина учреждениеләрендә өч ел дәвамында тәҗрибәле белгечләр контроле астында эшчәнлек алып бара алсын өчен кирәк.

Арытаба Хөкүмәткә авыл торак пунктларына эшкә күчкән медицина хезмәткәрләренә, эшче бистәләргә яки шәhәр тибындагы бистәләргә, Арктика зонасына, шулай ук Түбән транспорт үтемлелеге булган ерак территорияләргә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләренә өстәмә арттыру коэффициентын кертү турындагы тәкъдим белән чыгыш ясарга туры киләчәк.