Чуртанлыкүл авылында тактаташ ачылды

1697нче елда нигезләнгән, бүгенге көндә 65 хуҗалыкта 161 кеше яшәгән Чуртанлыкүл авылы үткәннәренә сакчыл караш белән яши. Моннан биш ел элек шушы авылда туып-үскән Рәфис Шәйхәйдаров туган авылының үткәннәрен, бүгенгесен сурәтләгән бай тарихлы китап нәшер иткән иде. Быел авыл халкы 1941—1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның, Бөек Җиңү белән кайтып авылны күтәргән, тән һәм җан яралары сызлавын хезмәт белән җиңеп гомер итеп бер-бер артлы бакыйлыкка күчкән авылдашлары истәлеген мәңгеләштергән тактаташ ачты. Бу эштә яңа елдан гамәлгә ашырыла башлаган „Безнең авыл” программасы ярдәмгә килде.

Югарыда китерелгән саннарны тактаташны ачу тантанасында Түбән Карыш авыл биләмәсе башлыгы Әнәс Шәяхмәтов бәян итте.

Бөек Ватан сугышына 84 ир-егетен озата Чуртанлыкүл авылы. Шуларның 48е Бөек Җиңү белән туган якларына әйләнеп кайта, 36сы мәңгелеккә яу кырларында ятып кала...

Әнәс Гасыйм улы белдерүенчә, соңгы елларда 9 авылны берләштергән Түбән Карыш авыл биләмәсенә караган 5 авылда Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә тактаташлар ачылган.

Тантанада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, республика Парламенты депутаты, чикләнгән җаваплылыктагы „Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте генеральный директоры Шамил Шәрипов, Балтач һәм Тәтешле районнары хәрби комиссары Ансар Арсланов, Иске Балтач һәм Аскын районнары имам-ахуны Рәфис Шәйхәйдаров, районның ветераннар советы рәисе Гали Сәрвәртдинов, шәхси эшкуар Илшат Мирһаҗев, бик күп авылдашлар, авылдан читтә яшәгән кунаклар катнашты.

Рәсми кунаклар үткәннәрне онытмый килер буыннарга җиткерү өстендә эшләгән чуртанлыкүллеләрнең тырышлыгын бәһалап хәтер — килер буыннарга җиткерелер иң зур хәзинә дип билгеләде. Туксан ике яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Абзал Фазлыев зур дулкынлану белән кичерешләрен, уй-теләкләрен җиткереп барлык түрәләргә, авылдашларына рәхмәтен җиткерде. Фин сугышында, Бөек Ватан сугышында катнашкан Фаһман Сагмановның Иске Балтач авылында яшәүче кызы Әлфинә Нәбиева туган авылында алып барылган матур эшләргә соклануын, авылдашларына, җитәкчеләргә рәхмәтен белдерде һәм истәлекле урынны киләчәктә бергәләп тәрбияләп торырга чакырды. Барлык авылдашлар рәхмәтен Фәһим Саяпов җиткерде.

Тактаташны проектау эшен тамырлары шушы авылдан булган Гөлназ һәм Шамил Кашановлар үз исәпләренә башкарган. Зур эшне башкарып чыгуда „Якташлар” берләшмәсен җитәкләгән авылдашлары Илгиз Мифтаховның ё3м башка күпләрнең роле зур булган.

Хәтер исәннәргә кирәк. Хәрби комиссар Ансар Фазылкарам улы үзенең чыгышында бик дөрес әйтте:

— Күп илләрдә һәйкәлләрне җимергән вакытта бездә алар тергезелә. Бу истәлекле урын бүгенге тыныч тормыш хакына башларын салган бабаларыбыз рухы алдында баш ию урыны булсын. Ә хәрби хезмәткә чакырыласы егетләр хәрби чыныгуны хәрби учебкаларда гына алсын!

Газим ТАЛИПОВ фотолары