Иске Балтач авылындагы 1135 санлы сайлау участогында өч сайлаучы өйләрендә тавыш бирде

8 Сентябрь, 2019 - 12:00

Сайлау көнендә сәламәтлек торышына бәйле үзаллы тавыш бирү бинасына бара алмаган сайлаучылар өчен алдан бирелгән гаризалары буенча өйләрендә тавыш бирү ештырыла.

Иске Балтачтагы 1135 санлы участок сайлау комиссиясе әгъзалары 15 сәгатьтән соң шушы категория сайлаучыларның өйләренә юлланды.

Күчмә урна һәм бюльлтеньнәр тотып килгән сайлау комиссиясе әгъзаларын сайлаучылар көтеп алды. Матур тормыш, матур киләчәк өчен үз тавышларын биреп рәхмәт сүзләре, яхшы теләкләр белән озатып калды.

Рөстәм ФӘТХИЕВ фотолары