Сайлауларда Балтач сайлаучыларының 82,79 проценты катнашты

9 Сентябрь, 2019 - 12:00

Республика күләмендә үткән мөһим сәяси чарадан безнең район халкы да читтә калмады. Республика Башлыгын һәм урындагы  үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларда балтачлылар актив катнашты. Сайлаучыларның 82,79 проценты сайлауларга килеп үзенең гражданлык бурычын үтәде.

Сайлаулар үтәсе көн Балтач җирендә традицион рәвештә бәйрәм төсе ала. Район үзәге Иске Балтач авылының үзәк мәйданында иртәнге сәгатьтән ярминкә гөрләде. Сәүдәгәрләр авыл халкына  төрле кирәк-яраклар  тәкъдим итте. Ярминкә барган мәйданда  район Мәдәният сарае үзешчәннәре дәртле җыр-биюләре белән халыкның кәефен күтәрделәр.

Кайбер сайлау участокларында сайлаучыларны күңелле музыка, төрле уеннар, көзге муллыктан тупланган күргәзмәләр, „Чәчәкләр бәйрәме” кебек матур чаралар, кайнар чәй әзерләп каршы алдылар.

Сайлауга Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл эшчәннәре, пенсия яшендәгеләр белән беррәттән, яшь сайлаучылар да сайлауга җаваплы карадылар. Төрле югары һәм махсус урта уку йортларында белем алучы егет һәм кызлар туган авылларына кайтып, көн дәвамында үз участокларындагы сайлау комиссияләренә килеп  тавыш бирделәр. Аларның  барысын да бер уй берләштерә иде: "Минем өчен сайлау — үтә дә җаваплы эш, үземнең киләчәгемне сайламый кала алмыйм". Башлап сайлаучы яшьләр исә үзләренә бирелгән кечкенә бүләкләрне дә бик сөенеп кабул итте.

Беранче булып тавыш биргән сайлаучыларга да традицион бүләкләр тапшырылды.

Сайлау көнендә авыл ак халатлылары — фельдшерлар да сайлау комиссияләрендә халыкка медицина хезмәтләндерүе күрсәтте.

Төрле сәбәпләр белән үзаллы сайлау комиссиясенә килә алмаган сайлаучылар өчен комиссия әгъзалары 15.00 сәгатьтән соң өйләренә чыгып тавыш бирүне оештырды.

Бу сайлаулар иртәнге 7.00 сәгатьтән кичке 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Сайлауларда Балтач сайлаучылары үз киләчәкләре өчен тавыш бирделәр. Сәяси чара районда оешкан төстә, халыкның зур активлыгы белән үтте.

Рөстәм ВӘЛИЕВ фотосы