Иске Балтач авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Ханифә Фазлыйәхмәтова тыныч тормыш өчен тавыш бирде

8 Сентябрь, 2019 - 15:00

Балтач районында тавыш бирү дәвам итә. Иске Балтач авылында яшәүче, 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Хәнифә Фазылбак кызы Фазлыйәхмәтова үзаллы килеп “Көньяк” микрорайнындагы башлангыч мәктәп бинасында урнашкан 1160 санлы участок сайлау комиссиясендә тавыш бирде.

—Илләребез тыныч булсын. Килер буыннар безнең иңнәргә төшкән сынауны беркайчан да татымасын, дигән теләктә тавышымны бирәм, — диде Хәнифә Фазлыйәхмәтова бюльлетенен урнага төшергәндә.

Рөстәм ВӘЛИЕВ фотосы