1136 санлы Көнтүгеш участок сайлау комиссиясендә иртәнге 10 сәгатькә сайлаучыларның 60 проценты тавыш биреп өлгергән иде

8 Сентябрь, 2019 - 15:00

Балтач районы авылларының сәяси чаралардагы активлыгы сөендерә. Безнең халык сайлауга иртәнге сәгать белән йөрергә гадәтләнгән. Бу күренеш бүгенге чарада да күзәтелә. Мәсәслән, 1136 санлы Көнтүгеш участок сайлау комиссиясендә иртәнге 10 сәгатькә сайлаучыларның 60 проценты тавыш биреп өлгергән иде инде.

Участок сайлау комиссиясе рәисе Асиия Мостафина сөйли:

—Сайлау комиссиясе эшен башлаганчы тавыш бирергә килеп көтеп торган иң актив өч сайлаучыга татлы күчтәнәчләр әзерлибез. Быел бу күчтәнәчләр Фидаия Хәйруллина, Фирдус Хаҗиев һәм Венер Минисламов өлешенә төште. Тугызынчы дистәне ваклаган хөрмәтле хезмәт ветераннарыбыз Гөлчирә һәм Вәлдиян Хәйдаршиннар, Равил Якупов та иртәнге сәгать белән тавыш бирде.

Көнтүгештә туып – үскән, Уфа шәһәрендә яшәгән, авылда исәптә торган Хәниф Әхмәтгалиев бер генә сәяси чарадан да читтә калмый. Бүген дә туган авылына кайтып тавыш бирде ул.

Авыл мәдәният йортында урнашкан участок сайлау комиссиясендә көнозыны күңелле музыка кәефне күтәрде, фойеда сайлаучыларны көзге муллыктан әзерләнгән бай күргәзмә каршылады.

Асия МОСТАФИНА һәм автор фотолары