Башкортстанның Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Шамил Шәрипов эш сәфәре белән Балтачка килде

Чикләнгән җаваплылыктагы “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте генеральный директоры, республика Парламенты депутаты Шамил Шәрипов эш сәфәре белән районга килде һәм район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев озатуында райондагы учреждение һәм хуҗалыклардагы эш барышы белән танышты.

Бүген 95 укучы белем алган Иванай урта мәктәбендәге шартлар белән рәсми кунакларны Көнтүгеш авыл җирлеге башлыгы Игорь Яниев таныштырды. Ихатасыннан ук тәртип, чисталык каршы алган белем учагында быелгы уку елыннан укучылар җылы санузелдан файдаланачаклар. Ашханә, спорт залы, китапханә, заманча җиһазланган кабинетлар – һәммәсе килер буын вәкилләре лаеклы белем һәм тәрбия алсын өчен булдырылган.

Автор фотолары