Балтач район хакимияте башлыгы тавыш бирде

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев көннең беренче яртысында 1160 санлы сайлау участогында тавыш бирде.

Башкортстан Республикасы Башлыгын һәм җирле үзидарә органы депутатларын сайлау көнендә район Хакимияте Илгиз Субушев  район үзәгенең Көньяк микрорайонында урнашкан  1160 санлы  участогында  тавыш бирде.

--Бүгенге сайлауларга килергә кирәк. Тавыш бирергә килгән  һәрбер кешенең тавышы бик мөһим. Чөнки без бүген алдагы елларда Башкортстанның барлык халкы  мәнфәгатьләрен   кайгытаячак шәхесне һәм урындагы мәсьәләләрне хәл итәчәк кешеләрне сайлыйбыз - диде ул.

Район үзәге халкы күтәренке кәеф белән сайлау участокларына килүен дәвам итә.