Балтач районы участок сайлау комиссияләрендә беренче тавыш бирүчеләр бүләкләр кабул итте

8 Сентябрь, 2019 - 12:00

Бүген, 8 сентябрь көнне, иртәнге 7 сәгатьтә райондагы барлык участок сайлау комиссияләре эшен башлады.

Балтачлылар һәр сайлаудагыча активлык күрсәтә. Иске Балтач авылындагы “Миләшкәй” балалар бакчасында урнашкан 1135 санлы участок сайлау  участогында беренче сайлаучы буларак пенсия яшендәге Фәһим Шәйхетдинов тавыш бирде һәм участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлнур Аскарова кулыннан бүләк кабул итте.

1151 санлы Нөркә авылында беренче сайлаучыга әзерләнгән бүләк актив сайлаучы Рәфит Гыйндуллинга төште. Бүләкне участок сайлау комиссиясе рәисе Илүсә Кашапова тапшырды.

Хәтергә төшереп үтик: бүген сайлау кичке 21 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Рөстәм ВӘЛИЕВ, Флидә ГЫЙНДУЛЛИНА фотолары