Имән авылында яшь сайлаучы Татьяна Герман истәлекле бүләк кабул итте

8 Сентябрь, 2019 - 12:00

1152 санлы Имән участок сайлау комиссиясендә иртәнге сәгатьтән җанлылык. Авыл халкы Башкортстанның һәм яшәгән төбәгенең киләчәге өчен тавыш бирә.

Авылдагы иң яшь сайлаучы Татьяна Герман да сәяси чараны көтеп алды. Унсигез яше тулган кыз тәүгеләрдән булып сайлау бюльлетене алып тавыш бирде. Участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлия Нураева аңа Грамота һәм фонариклы ручка тапшырды.

Татьяна Герман Иске Балтачтагы төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжының соңгы курсы студенты.

Флидә ГЫЙНДУЛЛИНА фотосы