Балтач районында сайлау участоклары үз эшен башлап җибәрде

Балтач районында  8 сентябрь көнне 7:00 сәгатьтә Башкортстан Республикасы Башлыгын  һәм урындагы үидарә вәкиллекле органнары депутатларын  сайлау участоклары үз эшен башлап җибәрде.

Балтач районы сайлау участокларында, һәр тарафтагы кебек, бу юлы тавыш бирү 7:00-21:00 сәгатьләрдә үтәчәк.  8 сентябрь көнне 7:00 сәгатьтә беренче сайлаучылар тавыш бирде .

Исегезгә төшерәбез  Республика Башлыгын һәм урындагы үидарә вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларда тавыш бирү вакыты үзгәртелде.  Моңа кадәр сайлау участоклары ишекләре 8:00 сәгатьтә ачылып, тавыш бирү 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итсә, бу юлы  сайлау участогының эш вакыты ике сәгатькә озайтылды.

Балтачлыларны  актив рәвештә сайлау участокларына килеп лаеклы кандидатлар өчен тавыш бирергә көтәләр.

Фото архивтан.