Иске Балтач сайлау участокларында сайлаучылар активлык күрсәтә

Иске Балтач 1161 санлы участокта беренче бюллетеньне  район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге зоотехнигы Дамир Закиров урнага төшерде.

Иске Балтачта  Башкортстан Республикасы Башлыгын һәм җирле үзидары органнарын сайлау  көнендә сайлау участоклары ачылу белән район үзәге халкы  тавыш бирү участокларына агылды.

1161 санлы участокта беренче бюллетеньне  район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге зоотехнигы Дамир Закиров урнага төшерде.

Беренче сайлаучыга сайлау комиссиясе рәисе Илгиз Рәхимҗанов истәлекле бүләк тапшырды.

1161 санлы сайлау участогында  тавыш бирү КОИБлар ярдәмендә бара.

Газим Талипов фото-видеоролигы.