Иске Балтач сайлау участокларында тавыш бирү оешканлык белән үтә

Иске Балтач сайлау участокларында яшьләрдә активлык күрсәтә. Артем Гәрәев тормышында  бүген истәлекле көн. Бүген ул  беренче тапкыр сайлауда тавыш бирде.

Иске Балтач 1163 санлы  сайлау участогында 10:00 сәгатьткә барлык сайлаучыларның 50 процентка якыны тавыш бирергә өлгерде.

Бу участоктан Башкортстан Респукбликасы Башлыгын һәм урындагы үзидарә органнары депутатларын сайлауларга барлыгы 1317 балтачлы исемлеккә кертелгән.

Гадәттәгечә, сайлаучылар иртәнге    сәгатьләрдә активлык күрсәтә.  10:00 сәгатьтә Энергетиклар, Совет, Ирек урамнарында яшәүче сайлаучыларның бюллетень алу урынында хәтта чират җыелды.  Бу  сәгатькә  657 сайлаучы үз тавышларын бирде.  Бу участокта да  бирелән тавышлар КОИБ ярдәмендә эшкәртелә.

Яшьләр дә активлык күрсәтә. Яше җитеп беренче тапкыр сайлауга килүчеләр дә бар. Артем Гәрәв шундыйларның берсе.  Участок сайлау комиссиясе рәсе Алмаз Хиҗаполв беренче тапкыр тавыш биргән сайлаучыга таныклык тапшырды.