Текән авылында төзекләндерелгән юл тантаналы шартларда файдалануга тапшырылды

Текән авылында Үзәк һәм Октябрь урымнарында, гомум озынлыгы 1430 метр юлга быел ремонт үткәрелгән.

—Авыл эчендәге юллар соңгы елларда үтә алмаслык хәлгә төшкән иде.  Яз айларында шушы мәсьәләне күтәреп район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевка мөрәҗәгать иттек. Ул безнең гозеребезне кире какмады.  Авыл эчендәге юлларга ремонт үткәрү мөмкинлеге тапты. Ниһаять, безгә дә бәхет елмайды. Юлларыбыз  техника белән җиңел үтә алырлык хәлгә китерелде. Бу көн безнең өчен чын мәгънәсендә бәйрәм,--ди авыл активисты Назилә Хафизова, район җитәкчелегенә һәм подрядчы оешма җитәкчесенә рәхмәт белдереп.

Соңгы тапкыр авыл эчендәге юлларга 2000  еллар башында ремонт үткәрелгән иде. Ә Текән Ялгызнарат нефть яткылыгыннан “кара алтын” чыгаручылар юлында утыра.  Нефтьчеләрнең юлдан тыш йөри торган техникасы ни арба, ни чана вакытларында  авыл юлларында тирән эзләр ера.  Менә шул чакларда текәнлеләр юлсызлыктан аеруча җәфа чигә иде.

—Подрядчылар — „Марат Хәйруллин индивидуаль предприятиесе” эшчеләре биредә 722 мең сумлык эш башкарды.  Башта таш катнаш комлы грунт салып  юлның өслеген тыгызлап ныгыттылар. Аннары полотно өслегенә вак таш катнаш ком түшәлде. Дүрт урында су  агызып җибәрү өчен торбалар да урнштырылды. Гомумән, юл ремонты фронтында планда каралган   эшләр  барысы да башкарылды,—  ди Шәвьяды авыл җирлеге хакимияте башлыгы Илдар Хәмәтов, районның юл төзү фондына бүленгән акчаларның беркадәр өлеше Текән авылы юлларын төзекләндерүгә юнәлтелүенә рәхмәт белдереп.

Текән район үзәгеннән 29  километр ераклыкта урнашкан, төпкелдәге авыл.  Бүген биредә 51 кеше яши.

Юлны файдалануга тапшыру тантанасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район Советы рәисе Рөстәм Вәлиев, эшкуар, район Советы депутаты  Марат Хәйруллин катнаштылар.

—Текәндә юл торышы яхшыруы авылның арытабан үсешенә булышлык итсен, — дигән теләкләрен җиткерде Илгиз Субушев  ал тасманы кискәндә.

Тантанада район мәдәният хезмәткәрләре текәнлеләргә күңелле ял минутлары да бүләк итте.