Балтачтагы бер бакчада сентябрь аенда виноград чәчәк аткан

Иске Балтачтагы бер бакчада юбилейный сортлы виноград сентябрь аенда кабат чәчәк аткан.

Быелгы табигатьнең янә бер аномалиясе бу. Виноград яз көннәрендә чәчәк атарга өлгермәгәнгә күрә әле чәчәк аткандыр, дип әйтер идең, май аенда аткан чәчкләрдә ясалган җиләкләр тәлгәшләрен күтәрә алмаган чыбыклар җиргә кадәр салынып төшкән.

—Бу хәлне күреп, тормыш иптәшем белән икәүләп хәйран калдык, — дип гаҗәпләнү хисләрен белдерә фото авторы.

Мөгаен, салкынча торган көннәрдән соң беркадәр җылытып җибәрүе чәчкәк бөреләрен уятып җибәргәндер.

Виноградның юбилейный сорты Башкортстан Гыльми тикшеренү институтының Кушнарен селекция станциясендә Лидия Стреляева тарафыннан чыгарылган.  Ул салкыннарга чыдам, җиләкләре иртә өлгерә торган сорт.