Балтачта „Тамаша”ның көзге сериясе башланды

6 август көнне Иске Балтачта үзешчән театр коллективларының “Тамаша” район фестивален Тучыбай авыл җирлеге һәвәскәрләре дәвам итте.

Театр елына һәм Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллыгына багышланган оешма, предприятиеләр хезмәткәрләрен берләштергән үзешчән театр коллективларының “Тамаша” район фестивале дәвам итә. Фестивальнең көзге сериясен Тучыбай авыл җирлегенең “Сердәш” театр коллективы һәвәскәрләре башлап җибәрде.

Режиссер Миләүшә Касыймова җитәкләгән коллектив Наил Гаетбаевның “Әстәгъфирулла” комедиясен сәхнәләштерде. Комедияне тамашачы бик яратып кабул итте, һәвәскәрләрнең чыгышларын алкышларга күмде.

Үзешчәннәр Миләүшә Касыймова, Айдар Бәдртдинов, Ришат Зөлкаров, Неля Гыймаева, Гөлнур Нигамәева, Рәмилә Хазетдинова рольләрне гаять зур осталык белән башкардылар. Спектакльне сәхнәгә район мәдәният йорты методистлары Алсу Шхмхтсафиева, Әлфинә Нуркаева, Руслан Кабулов, рәссам Рузинә Фәссахова, ут яктыртучы Айрат Имамов сәхнәгә куйдылар.

„Тамаша” район фестивале штандартын тучыбайлылар Штәнде авыл җирлеге һәвәскәрләренә тапшырды.

Рөстәм Вәлиев фотолары.