Чуртанлыкүллеләрне тантанада көтәләр

Чуртанлыкүл авылында Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә обелиск ачу тантанасы узачак

8 сентябрь көнне 12.00 сәгатьтә Чуртанлыкүл авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан, яу кырларында ятып калган, хәбәрсез югалган, сугыш кырларыннан исән кайтып, тыныч тормышта арабыздан киткән чуртанлыкүллеләр истәлегенә обелиск ачу тантанасы үтәчәк. Тантанада Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы—Корылтай депутаты Шамил Шәрипов, район Хакимияте башлыгы Илгниз Субушев, Тәтешле һәм Балтач районнары хәрби комиссары Ансар Арсланов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашуы көтелә.

Чуртанлыкүллеләрне һәм искә алу мәҗлесендә көтәләр.