Данис Гыйльманшин бал кортлары тоту серләре белән уртаклаша

6 Сентябрь, 2019 - 16:32

Бал кортлары карау белән 20 елдан артык шөгыльләнәм. Бабасы, әтисе, улы умартачылык белән шөгыльләнгәннәр бу санга көлеп кенә карарга мөмкин.

Теләге булган hәр кеше бал корталары карый ала дип исәплим. Авыл җирендәге калган маллар кебек алар да тәрбиягә мохтаҗ. Вакытында ашатырга, эчерергә hәм җылыда тотырга кирәк. Иң авыр вакыт ул — корт аерыган чор. Шул чорны исән-имин үткәреп җибәрсәң эш күпкә җиңеләя. Авыл җирендә башка маллар карау белән чагыштырганда бал кортлары тоту иң уңайлысы hәм керемлесе. Әлбәттә, монда елның ничек килүе зур роль уйный. Җәй көне, 3-4 ай кызу гына эшләгәндә мул уңыш алып була. Елның башка фасылларында тынычрак буласың, бал кортларын ашатырга, эчерергә, артларынна җыештырырга кирәкми. Иң кыены— печән әзерләргә кирәкми.

Әлбәттә, кыш көне дә кул кышырып кына утырырга ярамый. Яңа умарталар әзерләргә, искеләрен ремонтларга, рамнарны чистартырга кирәк. Әгәр дә кыш көне барысын да хәстәрләп куйсаң, җәен күпкә җиңелрәк була.

Безнең Янтимер авылы урман уртасында урнашкан. Дүрт яктан аны урманнар уратып алган. Дүрт йөз метр аралыкта юкә урманнары. Төрле үләннәр, чәчәкләргә бай безнең як. Шунлыктан безнең як балын мактап, яратып алалар. Даими сатып алучыларыбыз бар, алар ел саен безнең балны аларга тырышалар. „Икенче елга да бал була гына күрсен, сездән алачакбыз,”— дип китәләр. Минем фикеремчә, балны базарга караганда, белгән кешедән сатып алу отышлырак. Быел безнең авылга Екатеринбург шәhәреннән килделәр. Алар сөйләвенчә, башкорт балы дип өч литрлы банканы 1 мең сумга тәкъдим иткәннәр. Бер банканы алган очракта, икенчесен бүләк итеп биререгә вәгъдә иткәннәр. Бу июнь аеның башында булган. Бу хәл бик шикле, минемчә. Таныш кешедән сатып алган очракта балны ошатмасаң хуҗасын тиргәп булса китеп була.
Умарта саны күпме күбрәк шул кадәр отышлырак, дип исәплим. Сигезне караганчы, симезне кара, дигән әйтем бал кортларына туры килми. Корт анасы күбрәк булган саен яшьрәкләре үрчи. Алар үз чиратында үзләре ишәеп, бал җыя башлый. Мин еш очракта күп сан сыйфатка китерә дип әйтергә яратам.

Быелгы җәй яңгырлы булды. Июль аенда нибары 15 көн җылы торды. Шуңа карамастан, бал кортлары үзләренә hәм сатуга җитәрлек бал җыйганнар. Менә мин ничә ел эшлим, бер елны да балсыз калганыбыз булмады.

Бик күп яшьләр, урта яшьтәгеләр, хәтта олылар да эш эзләп чит тарафларга чыгып китә. Гаиләләреннән читтә, җылы аш күрми, авыр эшләр башкарырга мәҗбүрләр. Еш очракта аларны алдыйлар, рәсми рәвештә эшкә урнаштырмыйлар, яки бөтенләй акча түләмиләр.

Шул ук вакытта авыл акча эшләп булганлыгын алар уйлап та карамый. Басулар буш, күпме кирәк шулкадәр печәнен әзерләргә мөмкин. Көчең җиткәнчә мал асрап була. Әлбәттә, иң тәүдә авыр булачак. Вакыт үтү белән эш җайга салыначак. Иң мөhиме ялкауланмаска кирәк. Вахтовиклар белән аралашканда мин аларга әйтәм, авылда яшәп тә мин сезнең белән бәхәсләшә алам.

Данис ГЫЙЛЬМАНШИН.
Янтимер авылы.