Туктай авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлеге мәңгеләштерелде

Бүген 37 йортта 140 кеше яшәгән Туктай авылында әлегә кадәр Бөек Ватан сугышы фронтларында башларын салан һәм яу кырларыннан Бөек Җиңү белән кайтып тыныч тормышта арабыздан киткән авылдашлар истәлегенә обелиск юк иде.

Тамырлары шушы авылдан булган актив тормыш позицияле Геннадий Валитов күп еллар элек шушы “бушлык”ны бетерү теләге белән яна һәм узган елның көзендә уен тормышка ашыра башлый.

—Юлымда яхшы кешеләр очрады. Дөрес юл күрсәтеп, киңәшләрен биргән райондашларыма рәхмәтлемен. Бүген эшебезнең нәтиҗәсен күреп сөенәм, — диде ул обелискны ачу тантанасында.

Тантанада Иске Балтач авыл җирлеге башлыгы Эльмар Галимҗанов катнашты.

—Авылда Геннадий абый кебек кешеләр булганда зур эшләр башкарырга була. Үзенең теләген җиткергәч, без аңа “Бердәм Русия” партиясенең “Реаль эшләр” проекты чикләрендә тормышка ашырып булачагын аңлаттык һәм берлектә эш башладык. Күмәк тотынганда нинди генә эшне дә башкарып чыгарга була. Бу истәлекле һәйкәлне тергезүдә шәхси вакытлары белән исәпләшми катнашкан, үзләренең өлешләрен керткән кешеләрнең барысына да олы рәхмәтемне белдерәм, — диде Эльмар Рәшит улы һәм авыл активистлары Геннадий Валитов белән Ирик Акубековка авыл җирлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Тантанада авылның иң өлкән кешесе 81 яшьлек Минилкай Иликаев та катнашты. Һәйкәлдә аның әтисе, 1942нче елда сугыштан яраланып кайткан Иликай Минлиевның да исеме бар.

1941-1945нче елларда 41 ир-егетен фронтка озата туктайлылар, шулар арасыннан 16сы мәңгелеккә яу кырларында ятып кала. Аларның барысының да исемнәре һәйкәлгә уелган.

Обелискны ачу тантанасында районыбызның Почетлы гражданины, педагогик хезмәт ветераны, республиканың атказанган укытучысы Флидә Галиева катнашты.

—Мондый истәлекләр килер буыннарга кирәк. Бик зур эш башкаргансыз. Үткәннәрне белү киләчәк өчен кирәк. Изге урын гел тәрбияле, исемнәре кергән мәрхүмнәрнең рухлары шат булсын. Ә без, бүгенге тыныч тормыш хакына каннарын койган, башларын салган бабаларыбыз, әтиләребез рухын сөендереп яшәргә тиеш, — диде Флидә Факаетдин кызы туктайлыларның зур эшен бәһалап.

Ал тасма киселеп һәйкәлдә мәңгеләштерелгән исемнәр белән танышканнан соң кунаклар авыл халкы яланда өлгерткән самавыр чәен эчеп якты һәм яхшы теләктә таралыштылар.

Автор фотолары