Балтачлыларны сайлау участокларында көтәләр

Балтач районы сайлау участокларында, һәр тарафтагы кебек, бу юлы тавыш бирү 7:00-21:00 сәгатьләрдә үтәчәк.

Алда торган Республика Башлыгын һәм урындагы үидарә вәкиллекле органнары депутатларын  сайлауларда тавыш бирү вакыты үзгәртелде.  Моңа кадәр сайлау участоклары ишекләре 8:00 сәгатьтә ачылып, тавыш бирү 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итсә, бу юлы  сайлау участогының эш вакыты ике сәгатькә озайтылды.

8 сентябрь көнне сайлау участоклары 7:00 сәгатьтә ачылачак. Тавыш бирү 21:00  сәгатькә кадәр дәвам итә.

Балтачлыларны  актив рәвештә сайлау участокларына килеп лаеклы кандидатлар өчен тавыш бирергә көтәләр.