Хәерле җомга иртәсе белән барыгызны да, балтачлылар!

Җомга көн мөбәрәк булсын кадерле дуслар, мөселман кардәшләр! Дөньяларда тынычлык, бәрәкәтле тормыш, гаиләләрдә иминлек, шатлык-бәхет, саулык булсын!

(Имән авылы мәчете. Флидә Гыйндуллина фотосы. “Балтач мәчетләре” сериясеннән).

* Иң күркәм иман — сабырлык һәм юмартлык

* Күңелең берәр нәрсәне өнәмәсә, аны калдыр.

* Гаиләсенә җәбер-золым күрсәтүче - яман кеше.

* Ихлас бул, аз гамәлең дә синең өчен җитәрлек булыр.

“Хәдисләр”дән