Иске Балтачтан хезмәт ветераны район ак халатлыларына рәхмәт белдерә

Кешегә гомер бер генә бирелә. Әгәр  кешегә ике гомер бирелсә, беренче гомердә эшләп өлгермәгән эшләрне, теләкләрне икенче гомердә эшләп бетереп булыр иде. Эх-х-х, юк шул. Ә кеше гомерен озынайтучылар бар. Алар — ашыгыч ярдәм хезмәтендә көч салучылар.

Үзләренең эшләү дәверендә бик күпләрнең гомерләрен озынайткан бит алар. Аларга булган рәхмәтләремне әйтеп кенә бетерерлек түгел, бер китап язарлык. Үз эшләренең остазлары. Йомшак куллары, җылы карашлары, изге теләкләре, күрсәткән ярдәмнәре, һәрвакыт чирдән терелергә ярдәм итә. Барысы да уңган, кешелекле, кечелекле, белемле кешеләр тупланган, безнең район дәваханәсендә. Ашыгыч ярдәм хезмәтендә хезмәт салучы уңганнар: Айсылу, Мифтах Ситдиковлар, Илшат Хәмәтнуров, Вахит Шәймөхәмәтов, Венера Гафурҗанова, Гөлшат Галиәкбәрова, Фәгыйлә Аксанова, Ирина Фәтхлисламова. Мең-мең рәхмәт Сезгә!

Көзге ачы җилләрдә дә,

Коеп яуган яңгырда да,

Дөм караңгы төннәрдә дә,

Бата-бата көртләргә дә,

Ашыга-ашыга сестра бара,

Йөри алмаган авыруларга да.

Кайгы-хәсрәтсез үтсен көнегез!

Беркайчан да авырмагыз үзегез!

Гомерегез айдай якты,

Кояштай нурлы булсын!

Йөзләрегез һәрчак шулай көлеп торсын!

Әнисә ХӘЙРУЛЛИНА, хезмәт ветераны.

Иске Балтач авылы.

Фото Инстаграмнан