Балтач җирен үз итеп яшәгән Фёдоровка районы кызы Наилә Фагманова 80 яшен билгели

Алар буыны турында шулай диләр: „сугыш чоры балалары”. 1939 елда Фёдоровка районының Коралачык авылында туган кыз Наиләнең алдагы язмышы Балтач районы белән бәйләнер дип берсенең дә башына килмәгәндер.

Ул дәвер кешеләренең охшаш язмышы Наилә апаның да биографиясенә языла: 1941 елның июнендә әтиләре фронтка юллана, 30 яшендә хәбәрләре килүдән туктый, өч айдан соң хәбәрсез югалуы турында кара хәбәр килә... Ана алты баласы белән ялгызы кала.

Ачлык, ялангачлык ачысын тулысы белән татый Наилә апалар гаиләсе. Ярый әтисе ягыннан зур әтиләре һәм зур әниләре үз канаты астына алып, оныкларына, киленнәренә ярдәмләшеп яши. Кырда, урманда үскән балтырган, башка үлән ашы белән туенып, кул арбасына „җигелеп” сыер малы карап ачлыкны күмәк тырышлык белән җиңәләр.

—Җиде яшьтән мамык шәл бәйли башладым. Эш белән үз көнебезне күреп, барыбыз да укып җиде сыйныфны тәмамладык... — дип искә ала Наилә апа артта калган яшьлек елларын.

Артабан урта белем алып Кушнарен авыл хуҗалыгы техникумын юл тота җиткән кыз. Имтиханнарын уңышлы тапшырып укый башлый. Өч ел белем алып 1963нче елда кулына диплом алып чыга. Уку елларында (беренче курста чакларында) Балтач районы егете Нәҗип Фагманов белән таныша. Якын дуслык җепләре бер-берсенә көннән-көн ныграк бәйләгән яшьләрне юллама белән Уфага, производство-авыл хуҗалыгы идарәлегенә җибәрәләр.

—Аннан Благовещен районының „Мир” Саннинск колхозына эшкә урнаштык. Нәҗип агроном, мин бухгалтер-икътисадчы булдым, —ди героем.

Кавышып матур гаилә кора Фагмановлар. Эшләгән чорда иптәше читтән торып югары уку йортына укырга керә.

Җиде ел эшлиләр Благовещен районында. Ике балалары дөньяга килә.

1970нче елның октябрь аенда район җитәкчеләре соравы буенча Балтачка күченеп кайта Фагмановлар. Икесе дә авыл хуҗалыгы идарәсенең план-икътисад бүлегендә эшли. Балаларын да белемгә омтылган кешеләр итеп тәрбияли алар. Икесенә дә югары белем алырга ярдәм итәләр. Бүген вазифалы эшләрдә көч салуларына сөенеп бетә алмый ана кеше.

...1978нче елдан соң авыл хуҗалыгы эшчәннәренең профсоюзының район комитетына баш бухгалтер итеп билгелиләр Наилә Фагманованы. Колхозчылар, белгечләр, югары оешмалар белән бик тырышып эшләргә туры килә. Кырык ел хезмәт стажы туплап хөкүмәтнең социаль страховкалау фонды буенча беренче категорияле белгеч-бухгалтеры сыйфатында  хаклы ялга чыга ул.

2013нче елның язында икенче яртысы Нәҗип абый авырудан дөнья куя.

Наилә апа гомер иткән нигезен суытмый, балалары, оныклары куанычын кичереп үзаллы гомер кичерә.

Фото гаилә архивыннан