Нөркәдә “Дәртле пәнҗешәмбе”гә кушылдылар

Нөркә авыл җирлегендә дә  “Дәртле пәнҗешәмбе”акциясен хуплап кабул иттеләр.

Узган атна чәршәмбесендә Иске Балтачта район Хакимияте аппараты, мәдәният сарае, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе коллективлары  хезмәткәрләре  “Дәртле пәнҗешәмбе”  акциясен башлап  җиберүе турында урындагы матбугат чараларында һәм социаль челтәрләрдә бәян ителгән иде.

Атна узды. Тагын пәнҗешәмбе җитте. Эш сәгате башлану белән үк урыннарда акциягә кушылучылардан хәбәрләр алды.

Нөркә авыл җирлегендә дә  “Дәртле пәнҗешәмбе”не хуплап кабул иттеләр.

—Бүген иртән  Нөркә авыл хакимияте аппараты, мәдәният йорты хезмәткәрләре, актив тормыш белән яшәгән пенсионерлар авыл уртасына  күмәкләшеп гимнастика ясарга җыелды.  Әлегә безнең авылдан унбер кеше  “Дәртле пәнҗешәмбе”гә кушылса, алдагы пәнҗешәмбеләрдә иртәнге гимнастик күнегүләр ясарга мәйданга чыгучылар саны тагын да күбрәк булыр.  Хәрәкәттә—бәрәкәт, иртәнге берничә минутлык гимнастика  актив тормыш кадерен

аңлаган кешегә көнозынына җитәрлек дәрт өсти.—ди  Нөркә авыл  җирлеге хакимияте башлыгы Флидә Гыйндуллина, бүгенге  “Дәртле пәнҗешәмбе”дән алган тәэссоратлары белән уртаклашып.