Балтач укучылары терроризмга каршы

5 Сентябрь, 2019 - 09:34

3нче сентябрь, Русиядә „Терроризмга каршы теләктәшлек” көнендә, „Романтик” яшүсмерләр клубында „Җәмгыятьтә терроризм hәм экстремизм” дигән темага әңгәмә кордылар.

Ел саен шушы дата уңаеннан районда төрле чаралар оештырыла. Беслан шәhәрендәге коточкыч вакыйгадан соң, Дубровка, Будёновск, Первомайск шәhәрләренең театр үзәкләрендә, Мәскәү, Волгодонск шәhәрләрендә торак йортлардагы шартлау белән бәйле кайгылы хәлләрдән соң бу көн киң билгеләнә башлады.

„Романтик” яшүсмерләр клубында сөйләшүдә терроризмга каршы илкүләм көрәшкә чыкканда гына нәтиҗәләр яхшы булачагы телгә алынды. Укучылар чыгыш ясаучыларны игúтибар белән тыңлады. „Росгвардия” хезмәткәре Әбдерахман Йосыпов терроризм, аңа ничек чик куярга кирәклеге хакында сөйләде. Яшьләр сәясәте, спорт, физик тәрбия буенча баш белгеч Гөлназ Галимҗанова да терроризм hәм экстремизмның кешелек дөньясына нинди хәвеф тудырганы хакында сөйләде.

Укучылар терроризм турында видеороликлар карады, аларга буклетлар таратылды. Укучылар сорауларга җаваплар кайтарды. Фәhемле чарада hәр укучыга терроризмның никадәр куркыныч икәнлеген төшендерделәр, бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелүе, күпме кешегә кайгы алып килгәнлегенә басым ясадылар.

— Без терроризмга каршы. Бу афәт беркемгә дә кагылмасын иде, —дигән теләктә балалар чарадан таралышты.

Эльза ИСЛАМОВА,
„Романтик” яшәүсмерләр клубының яшьләр эшләре буенча белгеч.