Балтачта ” Мәк” операциясе бара

4 Сентябрь, 2019 - 15:38

Агымдагы елның шушы чорына Балтач районы буенча Эчке Эшләр бүлекчәсе тарафыннан законсыз рәвештә наркотиклар әйләнешенә бәйле 3 җинаять ачыкланды, РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 6.9 карарына ярашлы (табиб билгеләнешеннән башка психотроп hәм наркотик матдәләр куллану) 3 протокол теркәлде.

Бүгенге көндә үзәк район больницасында врач-нарколог карамаганда 3 кеше исәптә тора. Аларның өчесе дә табиб билгеләнешеннән башка психотроп hәм наркотик матдәләр кулланган.

Агымдагы елның 27нче маеннан алып 11нче октябренә кадәр Балтач районында шартлы исем астында “Мәк” оператив-профилактик чара үтә. Шушы чара барышындагы рейдларда район территориясендә 9 урында кыргый киндер үскәнлеге ачыкланды. Җир хуҗаларына наркотиклы үсемлекләрне юк итәргә күрсәтмә бирелде.

Наркотик матдәләре булган үсемлекләрне законсыз рәвештә культивацияләгән өчен РФ Җинаятьләр Кодексының 231 статьясындагы (наркотиклы матдәләрне үстерү законсыз рәвештә үстерү, психотроп матдәләрне тарату ) каралганча җаваплылык көтә.

,
Балтач Эчке Эшләр бүлегенең җинаятьчелерне эзләү бүлеге начальнигы, полиция майоры.