Шәвьяды авылындагы юл торышы „Инцидент”та күтәрелгән

Шәвьяды авылыннан Руслан Маликов Республика Башлыгына, „Инцидент” системасына сыйфатсыз башкарылган юл ремонтына кагылышлы хат юллаган.

„Хәерле көн. Балтач районында, Шәвьяды авылында, Үзәк урамнан Салават урамына үтә торган өлешне кызыл балчык салып эшләделәр. Яңгыр вакытында машина белән дә, җәяүлегә дә үтә торган түгел. Имеш-мимешләргә карагнда, смета буенча 600 мең сумлык эш башкарылган. Шушы юлның торышын һәм кулланылган бюджетның дөреслеген игътибарга алуыгызны сорыйбыз. Ярдәмегез өчен рәхмәт”, — диелгән хатта.

Шәвьяды авыл биләмәсе башлыгы Илдар Хәмәтов белән бәйләнешкә кердек.

—Бу урам моннан 4 ел элек районның юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчәннәре көче белән эшләнгән. Авылдагы карьер балчыгы файдаланылган. Явымлы вакытта, чынлап та, урам изелә. Балчык сыйфатлы булмаган. Явымнар үткәч, көннәр утырып китү белән махсус техника чакыртып урамны тигезләтеп торабыз. Авылда шушы участок һәм Гагарин урамнары проблемалы урамнар исәбендә, калганнарының торышы зарланырлык түгел. Гагарин урамын алдагы елда ремонтлау күз уңында тотыла. Ә автор күтәргән проблемалы урам участогында ремонт эше дәвам иттереләчәк, — диде Илдар Кыям улы безгә.

Хатка район Хакимияте тарафыннан түбәндәге җавап бирелгән:

„26 август көнне Балтач районының юл төзү һәм ремонтлау идарәсенең махсус техникасы Шәвьяды авылындагы Үзәк урамның Салават урамына таба участогын тигезләп юл полотносын тыгызлаган. Бу юлның юл капламы норматив таләпләргә җавап бирә”.

Илдар ХӘМӘТОВ фотосы.