Балтачлыларны 8 ентябрьдә актив тавыш бирергә чакыралар

3 Сентябрь, 2019 - 12:00

8нче сентябрь көнне Башкортстанда сайлаулар үтәчәк.  Бу көнне Республика Башлыгы һәм авыл биләмәләре советларына депутатлар сайланачак. Урындагы дәрәҗә сайлаулар турында аңлатуын сорап хәбәрчебез районның Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сергей Алексеевич БИКТУБАЕВКА мөрәҗәгать итте.

Сергей Алексеевич безгә түбәндәгеләрне сөйләде.

—Сигезенче сентябрьдә Башкортстанда, шулай ук безнең Балтач районында, Республика Башлыгын сайлау белән бер үк вакытта авыл биләмәләре советларына депутатлар сайланачак. Районның 15 авыл советындагы 49 округта сайланачак 120 депутат мандатына 188 кандидат дәгъва итә.

Район территориясендәге 7 авыл биләмәсе бердәм күп мандатлы округка ия. Алар: Югары Янактай, Көндәшле, Көнтүгеш, Нөркә, Иске Янбай, Шәвъяды, Тучыбай авыл биләмәләре советлары.

Бер мандатлы авыл биләмәләре өчәү: Богдан, Иске Балтач, Штәнде авыл биләмәсе советлары.

Биш авыл биләмәсендә (Тушкыр, Түбән Карыш, Түбән Сикияз, Ялангач, Сәйтәк) катнаш округлар. Аларда бер һәм күп мандатлы округларда сайлаулар үтәчәк.

Бердәм күп мандатлы округта сайлаучылар яңартыласы мандатлар саны буенча тавыш бирә алалар. Бер мандатлы округта бер мандат өчен тавыш бирелә. Бер мандатлы һәм күп мандатлы округлар булган катнаш округларда исә, республика Сайлау кодексының 5нче статьясына ярашлы, сайлаучылар бер генә кандидат өчен тавыш бирә ала.

Әгәр дә сайлау көнендә сайлаучы, ниндидер сәбәпләр белән (сәламәтлек торышы, укуга, эшкә, командировкага һ.б. юллануга бәйле) үзе теркәлгән сайлау участогында тавыш бирә алмаса, ул 28 августтан 7нче сентябрь көненең 14.00 сәгатенә кадәр алдан тавыш бирә ала.

Әгәр дә сайлаучы сайлау көнендә үзаллы участок сайлау комиссиясенә барып тавыш бирә алмаса, участок сайлау комиссиясенә ышанычлы кешесе аша, яки телефоннан бу хакта белдереп тавыш бирү бинасыннан читтә (өйдә) тавыш бирү хокукына ия. Гаризалар (мөрәҗәгатьләр) 28 августтан 8 сентябрь көнне 15.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Андый сайлаучыларга тавыш бирүне участок сайлау комиссиясе әгъзалары барып тавыш бирдерүне оештыра.

Сайлау 8 сентябрь көнне иртәнге 7.00 сәгатьтән кичке 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Хөрмәтле райондашлар, сайлаучылар! Барыгызны да сайлауда актив катнашырга чакырып, сезне участок сайлау комиссияләрендә көтеп калабыз!