Иске Балтачта Белем көне тантанасында БР Ветеринария идарәсе начальнигы катнашты

Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбендә Белем көне уңаеннан узган тантанада БР Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиhаншин катнашты.

Башкала кунагы бәйрәмгә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев розатуында килде.  Тантана хуҗаларын  район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев   тәбрикләде. Укчыларга сәламәтлек, укуларында уңышлар теләде.

—Белем үрләренә кыю атлагыз.Яңа уку елы ачышларга, иҗади уңышларга, җиңүләргә бай булсын. Максатлар чынга ашсын, —диде район җитәкчесе.

Башкаладан килгән кунак— БР Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиhаншин да мәктәпләрдә укучыларның сәламәтлеген, аларның яхшы  туклануы тәэмин итү юнәлешендә  чаралар күрелүен билгеләде.

Рәсми кунаклар  күп балалы гаиләләрдән  мәктәпкә укырга килгән  21 укучыга махсус бүләк— сумкалар тапшырды.

Фотолар Илгиз Субушевның "Одноклассники" социаль челтәрендәге битеннән.