Башлангыч мәктәптә Белем Көне

2 Сентябрь, 2019 - 17:02

Тылсымлы белем иленә аяк басулары Иске Балтач башлангыч мәктәбе укучыларының хәтерендә калырлык булды. Бәйрәм чарасына гадәттәгечә балалар белән бергә әти-әниләр, зур әни- зур әтиләр, туганнар җыелдылар. Тантананы мөгаллимә Ираида Ильметова, Гөлнара Xәйрисламова шигъри шәлкемгә үреп алып бардылар.

Мәктәп бусагасын тәү тапкыр атлап керәсе укучылар — чараның түрендә. Дәүләт гимны яңгырый. Район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев Белем көне уңаеннан тәбрикләп ихлас теләкләрен юллады. Бу көн гаиләләре өчен мөһим вакыйга булганга, ул беренче сыйныф укучысының әтисе буларак, балаларның тырышып белем алачакларына якты өмет баглавын әйтте. Башкортстан Республикасы Башлыгы Xакимияте вәкиле Азат Җиһаншин бәрәм белән тәбрикләп, тормышта яхшы нәтиҗәләр өчен тирән белемгә ия булырга кирәклеген әйтте. Чара кунагы укучыларга сәламәтлекне ныгытырга чакырып, спорт белән дус булырга өндәп, физкультура дәресләренә кулланырга туплар бүләк итте. Мәктәп директоры Рәзилә Әминова, ата-аналар исеменнән Әлфинә Нуркаева, укытучы Илүсә Исламгалиева чыгышларында яхшы укырга, дус-тату булырга чакырдылар.

Беренче сыйныфка кергән 27 укучы мөгаллимәләре Рәзилә Әминова һәм Илүсә Исламгалиева җитәкчелегендә җырлап, белем алырга әзер булуларын белгертеп блиц-сорауга дәррәү җавап кайтардылар, сәләтләрен күрсәттеләр. Белемгә әйдәп, 4нче сыйныф укучылары кечеләр алдында шарлар белән чыгыш ясады. Әкият герое Незнайка(Эльдар Акубиков), Букварь китабына кушып бирелгән тырышлык кристалы —мел, тәүге кыңгырау белән театральләштерелгән өзекләрдә һәммәсе дә тырышып укырга, нигезле белем алырга кирәклеген дәлилләделәр.
Ике паралель сыйныфта белем алачак балаларның һәркайсы тәүге кыңгырау чыңлатуда катнашты. Шулай ук һәркайсы да ныклы белем алыр, тырышып укыр, дип ышанасы килә.Укучылар алдында бертигез шартлар. Яхшы укырга, алга омтылырга, башланган эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәнергә кирәк. Тәвәкәлләр булдырыр. Тырышкан тапкан, ташка кадак каккан, дип бер дә юкка гына әйтми бит халык.