Иске Балтач 1нче санлы урта мәктәбендә — Белем көнен билгеләделәр

2 Сентябрь, 2019 - 15:46

Быел районыбызның белем учакларында 2222 укучы белем алачак. Укытучылар саны —282. Мәктәп бусагасын тәү тапкыр атлап кергән 256 укучы өчен Белем көне аеруча истәлекле. Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә 700дән артык укучы өчен Беренче кыңгырау бәйрәме оештырылды.

Укучылар саны буенча беренче мәктәп районда лидер. Быел беренче сыйныфка 79 бала укырга керде. Укытучылар Ильвира Бикбова, Фәния Харисова, Гөлфия Моратова, Ирина Мөхәмәдиевалар нәниләрне укырга, язарга, дөньяны танып-белергә өйрәтәчәк. Тантанада кечкенә кызчык hәм малайларның укытучылары озатуында мәйдан уртасына узуын күпләр берчә сокланып, берчә горурланып күзәтте. Укучылар адресына җылы теләкләр күп яңгырады. Мәктәп директоры вазифасын башкаручы Раил Әхмәтов узган уку елындагы уңышларга, җиңүләргә тукталды. Мәктәптә булдырылган „Үсеш ноктасы” үзәге хакында сөйләде, яхшы билгеләр белән ата­аналарны,укытучыларны сөендерергә язсын дигән теләкләр юллады.

Тантанада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты. Белем көне белән тәбрик итеп, укучыларга сәламәтлек, укуларында уңышлар теләде.
—Белем үрләренә кыю атлагыз.Яңа уку елы ачышларга, иҗади уңышларга, җиңүләргә бай булсын. Максатлар чынга ашсын, —диде район җитәкчесе.

Башкаладан килгән кунак— БР Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиhаншин да укучыларның сәламәтлегенә, аларның туклануына игътибар артуын билгеләде. Арытабан алар күп балалы гаиләдән булган 21 укучыга махсус бүләк— сумкалар тапшырды.

Беренче сыйныф укучылары сөйләгән шигырьләрне дә hәр кеше игътибар белән тыңлады. Аларның укучылары исеменнән Фәния Харисова чыгыш ясаса, беренче сыйныфка килгән укучыларның ата­аналары исеменнән Гөлфия Сафетдинова укучыларга үгет-нәсыйхәтләрен әйтте, ак юл теләде. Быел биредә 11 сыйныфта нибары 22 укучы укуын дәвам итәчәк. Чыгарылыш сыйныф укучыларының якты теләкләренә кушып символик рәвештә Белем иленә ачкыч тапшыруын, Беренче кыңгырау чыңлавы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләр, аларның ата­аналары, якыннары өчен дулкынландыргыч.

Бәйрәм ахырында беренче сыйныф укучылар беренче укытучылары, 11 сыйныф укучылары озатуында тәүге дәрескә юлланды.

Рифина ГАЛИЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы