Иске Балтач урамында төлке фотообъективка эләккән

2 Сентябрь, 2019 - 15:00

Иске Балтач урамында төлке йөргәнен фотога төшереп алгганнар.

Иске Балтачта төлкеләр „визиты” моңа кадәр дә булганы бар иде. 31 август көнне  район үзәгенең  „Алина” кибете янында  төлке йөргәнен күргәннәр һәм фотога төшереп алганнар. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге „Подслушано в Балтачево”  паблигында хәбәр итәләр.

Фото авторы бу мизгелне 23:48 сәгатьтә туктаткан.  Бу фотога карата шәрехләүләрдә төлкенең авылга килүен кайберәүләр  чүп реформасы белән бәйли.

“Чүп реформасы, тиздән аюлар да булыр”,--дип язган шәрехләү авторы.

Хәер, чүп реформасына кадәр дә мондый хәлләр булганы бар иде.  

Мондый хәл бер Иске Балтачта гына түгел.  Кичке һәм төнге сәгатьләрдә авыл арасы юлларында  төлкеләр еш очрый.

 “Нефтекамада алар урамда  кешеләр янәшәсендә йөри,”—дип язган  бер шәрехләү авторы.

Чыганак.