Балтач районы ветеринария тармагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен уңышлар белән каршылый

Балтач районы ветеринария станциясе  хезмәткәрләре, йогышлы чирләрне профилактикалау уңаеннан, агымдагы чорда  15386  диагностик тикшерү ясалган,  56480 шартлы баш малга , вакцинация  үткәргән.

„Ветеринария медицинасы” дигән гыйбарә  малларны дәвалау сәнгате дигән мәгънәне аңлата.  Чынлап та, теле белән аңлата алмаган терлекне дәвалый алу чын сәнгать. Бу яклап кеше девалаучы врачныкына караганда, ветеринария  белгеченең хезмәте катлаулырак. Чөнки врач кешене, ә ветеринария врачы кешелекне дәвалый. Академик Иван Павловның  бу сүзләре юкка гына  тапкыр тәгъбир буларак кабул ителмәгән.  Бу тармак хезмәткәре үзенең тырышлыгы белән   терлекчелек тармагында   куллануөчен хәвефсез  продукция,  чимал җитештерүне тәәэмин итә, халыкны кеше һәм маллар арасында очрый торган уртак чирләрдән саклый. Табыннарыбыздагы куллануга яраклы ит, сөт, балык продукциясе—барысы да   ветеринария тармагы  белгечләренең  уртак  тырышлык нәтиҗәсе. Безнең районның ветеринария тармагы  тәҗрибәле белгечләргә ия булуы сер түгел.  Бүген шушы тармак белән, әлеге вазифага күчкәнче „Мичуринский җәмгыятенең Сайтәк дуңгызчылык комплексы баш ветеринария врачы  булып эшләгән  Рәлиф Хәмәтов җитәкчелек итә.

Балтач ветеринария станциясе алты  участоктан тора. Моның эчендә ике ветеринария участогы, дүрт ветеринария дәваханәсе.    Тармакта барлыгы 32 белгеч хезмәт сала.  Район малларда  йогышлы авыруларны булдырмау ягыннан уңышлы төбәкләр  исәбендә.

Хезмәтләндерү зонасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар. Планга ярашлы, каты йогышлы авыруларга каршы профилактик чаралар үткәрелеп тора.   Агымдагы чорда 15386  диагностик тикшерү ясалган.  56480 шартлы баш малга, йогышлы чирләрне профилактикалау уңаеннан, вакцинация   үткәргәннәр.

Шулай ук малларны индентификацияләү юнәлешендә күләмле эшләр башкарылган. Гадиләштереп әйткәндә, терлекләрне паспортлаштыру бу.  Идентификацияләнгән мал күзәтү астында була дигән сүз.  Аңа беркетелгән  чипка барлык мәгълүматлар кертелә. Малның хуҗасы кем, аңа нинди профилактик чаралар үткәрелгәнлеген сканер ярдәмендә  шундук  ачыкларга мөмкин.  Кесә телефонына махсус кушымта урнаштырган һәркем моны эшли ала.  Идентификацияләү малларны урлап сату, чит төбәкләрдән теләсә нинди терлекләр кайтарып кертү кебек  кире гамәлләргә киртә куя.  Югалган малны, идентификацияләнгән очракта, эзләп табу да уңайлырак.  Аннан соң, вакцинацияөчен дарулар исәпкә алынган малларөчен генә бирелә.

Гомумән, продукция хәвефсезлегене карата соңы елларда таләпләр тагын да күтәрелә төште.   Ит, сөт продукциясе „Меркурий” электрон системасы буенча сертификацияләнә. Үстерелгән  мал  идентификацияләнеп, продукциясе  сәүдә киштәсенә барып җиткәнче күзәтү астында була.  Шушы системада эшли башлагач район ветеринария станциясенең ветеринария-экспертиза бүлеге тарафыннан 5 биш меңнән артык электрон озату документлары бирелгән.

Ветеринария  белгечләренең хезмәт шартларын яхшырту юнәлешендә дә күп эшләнә. Хезмәткәрләр махсус кием белән тәэмин ителгән.  База ныгый. Озакламый станциягә янә бер махс ус автомашина кайтарылачак.  Конторага капиталь ремонт үтькәрерггә планлаштыралар.

Шушы көннәрдә районның ветеринария станиясе хезмәткәрләрен район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тәбрикләде.

Ветеринария хезмәткәрләренең дә әйтер сүзләре бар. Тармакка яшь белгечләр килсен иде, дигән теләктә алар. Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында ветеринария фельдшеры белгечләре әзерләү факультеты ачу тәкъдимен дә кертәләр.  Гомумән, тармакның киләчәгеөчен борчыла алар. Ветеринария тармагының ныклыгы кешелек хәвефсезлеген тәэмин итә бит.

Тармакта бүген хезмәт салучылар лаеклы ялдагы һөнәрдәшләрен дә онытмый. Бәйрәм уңаеннан аларга тәбрикләү сүзләрен  җиткерәләр, узаманнарның элекке активлыкларын югалтмый, тәҗрибәләре белән уртаклашып торырга чакыралар.

Районның ветеринария тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тәбрик итеп, агросәнәгать комплексының ныклы  үсешен тәэмин итү юнәлешендәгге эшләрендә уңышлар телибез.