Балтачта „Чиста Танып” акциясе старт алачак

30 Август, 2019 - 17:20

Елга-күлләребезнең саф сулы, чиста булуына игътибарны арттыру йөзеннән оештырылган „Чиста Танып” акциясе быел икенче тапкыр үтә. Танып елгасы аккан районнарда яшәүчеләр узган елда да бу акциягә бердәм кушылды. Әйтергә кирәк, Танып елгасының гомум озынлыгы 539 километр. Республиканың төньяк районнарында яшәүчеләр белән бергә, Пермь крае Чернушка районында яшәүчеләр дә аңа актив кушылды. Борайлылар да изге эштән читтә калмаган. Район Хакимияте башлыгы шәхсән үзе, укытучылар, ветераннар үз үрнәгендә табигатькә карата сакчыл булырга өйрәткәннәр. Танып елгасы буенда урнашкан Ваныш, Кузбай, Таңатар, Каенлык, Дүсмәт авылларында елга ярларын чүп-чардан тазартканнар.

Борай районында, „Аккош күле” янында „Чиста Танып” акциясенең символы Балтач районы вәкилләренә тапшырылды. Әлеге чарада Борай районы Хакимияте башлыгының төзелеш буенча уранбасары Азат Фәйзрахманов, яшьләр комитеты рәисе Салават Муллагалиев, эколог Илфат Исламовлар катнашты. Акция барышында башкарылган эшләргә йомгак ясалды, кешеләрнең активлыгы аерым биләгеләнде. „Чиста Танып” акциясенең символы— җәен балыгын балтачлыларга тапшырдылар.
Балтачлылар исеменнән район Хакимияте башлыгының төзелеш буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин, Табигать, тирә-яу мохитне саклау дәүләт инспекторы Рифат Сафин чыгыш ясады. Бу саваплы эштә быел да сынатмаслар дигән фикерләрен җиткерделәр.
Борай район мәдәният йорты егетләренең җырлары очрашуга ямь өстәде. Очрашу Таз авылы апалары әзерләгән хуш силе чәйләр эчү белән тәмамланды.
„Чиста Танып” акциясенә быел Аскын районында йомгак ясалачак.