Балтачта „Дәртле пәнҗешәмбе” акциясен башлап җибәрделәр

29 Август, 2019 - 15:00

Иске Балтачта район Хакимияте аппараты, мәдәният сарае, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе коллективлары  хезмәткәрләре  бүгенге иртәне күмәк гимнастик күнегүләрдән башлап җиберде.

Район Хакимияте һәм мәдәният сарае дирекциясе  инициативасы белән башланган  физкультура минутлары “Дәртле пәнҗешәмбе” дигән баш астында узды.  Бу үзенчәлекле акция.

“Иртәнге кгимнастика минутлары “Дәртле пәнҗешәмбе”дә катнашучыларга көнозонына җитәрлек кәеф, энергия өстәде. Башка оешмалар хезмәткәрләре дә “Дәртле пәнҗешәмбе”гә кушылыр дип ышанабыз"-- дип язалар социаль челтәрдә.