Иске Балтачтагы күп функцияле үзәк бүлекчәсе яңартылган бинага күчте

Моннан өч ел элек ишекләрен ачкан Иске Балтачтагы күп функцияле үзәк бүген капиталь ремонт үткәрелгән бинага күчте. Яңартылган бинаны ачу тантанасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, „Күп функцияле үзәк” Республика дәүләт автономияле учреждение директоры вазифаларын башкаручы Гөлшат Арсланова катнашты.

Ал тасма киселгәннән соң кунаклар үзәккә үтте. Гөлшат Марат кызы Илгиз Әхвәс улын биредәге шартлар белән таныштырды. Бүлекчәдә биш „тәрәзә”. Алар барысы да күп функцияле. Һәр кеше теләгән „тәрәзә”гә мөрәҗәгать итә ала. Чиратлар юк. Көн саен уртача 50 кеше хезмәтләндерелә. Уртача көтү вакыты биш минуттан ким. Бина бердәм формат буенча эшләнгән. Хезмәткәрләргә эш шартларын уңайлаштыру йөзеннән ризык кабул итү бүлмәсе булдырылган, биш „тәрәзә”гә югары тизлектәге бер фотосканер алынган. Уңайлы мохит буенча эшләнгән җылы санузел, көтү залы хезмәткәрләргә дә, мөрәҗәгать итүчеләргә дә күп уңайлыкларны күз уңында тотып булдырылган. Киләчәктә һәр операторда планшет булачак һәм алар ярдәмендә мөрәҗәгать итүчеләр хезмәтләндерү дәрәҗәсен бәһалый алачак.

Илгиз Әхвәс улы кыска вакыт эчендә зур эш башкарганнары өчен бүлекчә хезмәткәрләренә, җитәкчелеккә, подрядчы оешма эшчәннәренә рәхмәт белдерде.

Бүлекчә начальнигы Денис Фазылбаков өч елдан артык эшләү дәверендә мөрәҗәгать итүчеләр санын күпкә арттырулары, бүгенге көндә Росреестр, социаль яклау, Пенсия фонды, миграция хезмәте, муниципаль хезмәтләр буенча мөрәҗәгатьләр күп булуы турында әйтте. Гомумән алганда, күп функцияле үзәк хәзер барлык тармакларны да яулап алган. Яңартылган бинадагы уңайлыкларга тукталып, ребрендинг буенча ресепшн администраторы, дәүләт пошлинасын түләү, талон алу терминаллары  — һәммәсе урындагы халык өчен уңайлыкларны арттыру йөзеннән эшләнгән. Кирәк очракта хезмәткәрләр мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итәргә әзер.

—Безгә шатланып килегез. Мөрәҗәгать итегез. Сезне көтеп калабыз!— диде райондашларына мөрәҗәгать итеп Денис Фазылбаков.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.