Балтачта кино тармагы хезмәткәрләре хөрмәтләнде

27 Август, 2019 - 16:26

27 август —Русия киносы көне. Шушы дата уңаеннан районда кино сәнгатен үстерүгә зур өлеш салган ветераннар район мәдәният сараена җыелды. Кайчандыр Кино челтәрендә көч салган кешеләр, җитәкчеләр үткән хатирәләрне яңартты, бер-берсе белән аралашты.

Бию, җыр, рәсем сәнгате белән чагыштырганда, кино сәнгатенең тарихы 100 елдан артык вакыт чамасы белән исәпләнә. Тарихка күз салсак, беренче кино 1895нче елда Франциянең башкаласы Парижда төшерелгән. Иң тәүдә алар тавышсыз була, мондый киноларны күпләрегезнең караганы бардыр.

Атлар җигеп, авылдан-авылга кино куеп йөргән чаклар артта калса да, ул вакытларны күпләр сагынып искә ала. Авыл мәшәкатьләреннән арынып, кино карарга бару ниндидер шатлыклы вакыйга белән бәйле. Кино челтәрендә озак еллар көч салган кешеләргә кинолы яшьлекләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев кино сәнгатенең тәрбияви әhәмиятенә тукталды. Районда кинотеатр юклыгы да хәл ителеп килгәнлегенә тукталды. Район мәдәният сарае каршында кинотеатр булдыру, район үзегендә кинотеатр төзү кебек эшләр акрынлап тормышка ашканлыгын билгеләде. Район мәдәният сарае каршында кинотеатр булдыру өчен 5 миллион сумна артык акча бүленгән, җиhазлар урнаштырасы барлыгын әйтте. Планнар тормышка ашкан очракта иң беренчеләрдән булып кино карарага кино челтәрендә көч салган ветераннарны чакырачагын вәгúдә итте. Бәйрәм көненедә Тибел авылыннан Рим Калимуллин Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан булдырылган юбилей медале белән бүләкләнде. Иске Балтачтан Нәсимә Вәлимхәмәдиевага hәм Мата авылыннан Әнисә Фәизхановага Район Хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Котлау сүзләре белән БР атказанган мәдәният хезмәткәре Ханис Хаҗимов чыгыш ясады.

—Ел саен күрешә алмасак та, 2-3 елга бер очрашабыз. Бу безнең тату булганлыкның билгесе. Җыелышабыз, сөйләшәбез.”История башкирской кинематографии” дигән исем астында китап нәшер ителә, безнең районның кино куючылары да шушы китапка керергә лаеклы дип исәплим, —диде ул. Фотолар hәм мәгúлүматлар туплауны хәстәрләргә чакырды. Бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, hәр мизгелнең кадерен белеп яшәргә чакырды.

Бүген районда кино сәнгатен үстерү Марат Хәйруллинга йөкләтелде. Ул булачак кинотеатр хакында сөйләп үтте. Ноябрь ахырына, декабрьгә балтачлылар кинотеатрга йөрерләр дип ышандырды.
1983—1987 нче елларда Кино челтәрләрендә җитәкче булып эшләгән Фидәрис Шәрифҗанов үзе эшләгән чораларны исенә төшерде.

— Көчле коллектив. Гаиләләре белән эшлиләр иде. Бөтен кеше кулыннан килгәнчә эшләде. Кинотеатрны ремонтлау вакытында да эшләргә туры килде. Планны үтәргә кирәк. Барлык таләпләргә җавап бирергә тырыштылар. Күп кешеләр юк инде, исәннәре байтак. Акрын гына гомер уза, сәламәтлек телим, —диде ул.
Район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов тә киноның тәрбияви әhәмияткә ия булуын район мәдәният сараеның кино залында очрашырга сүз куешып таралыштылар.

Чараны шигúри юлларга үреп Руслан Халиков hәм Гөлназ Шәрифуллина алып барды. Чара ахырында кино сәнгате ветераннаны „Балтач” кафесына юл алды.

Рифина ГАЛИЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.