"БЕЛЕМ СЫЙФАТЫ БУЕНЧА АЛДЫНГЫ ИЛЛӘР РӘТЕНӘ ЧЫГАРГА"

27 Август, 2019 - 10:19

Бу максатны Русия Президенты Владимир Путин мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре алдына куйды. Җиңелләрдән түгел, әмма булдыклы галимнәр, уйлап табучылар элек-электән безнең илдә күп булуы табигый тоела. Совет чоры мәгариф системасы сыйфатлы белем бирүен дәвамлы еллар дәлилләде. Чит илдә тирән белемле русияле галим дан казануы очраклы түгел. Шуңа быел да август киңәшмәсендә катнашкан укытучылар булганына таянып, яңалыкны кабул итеп алга барырга ниятләде.

Укытучыларның август киңәшмәсе эшендә укытучылар, мәктәп директорлары, районның оешма, берләшмә җитәкчеләре, яшь белгечләр, авыл биләмәләре башлыклары, чакырылган кунаклар, ата-аналар һәм башкалар катнашты. Еллар дәвамындагы күркәм традиция буенча катнашучылар иң элек күргәзмә белән танышты. Район мәктәпләре, балалар бакчалары, сәнгать мәктәбе, иҗат үзәге, Батырша исемендәге музей, Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы игътибарны җәлеп итәрлек мәгълүмати экспонатлар тәкъдим иткән биредә. Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең шахматчылары түгәрәгендә шөгыльләнүчеләрнең интеллектуаль уенын, балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүчеләрнең робототехника корылышын, "Рябинушка" балалар бакчасы нәниләренең конструктор биремнәрен эшләвен, сәнгать мәктәбе укучыларының рәсем ясавын һәм башкаларны күзәтеп тә була иде. Гамәли һәм теория биредә бербөтендәй бергә алып барыла.

Район Xакимияте башлыгының социаль сораулар һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов " "Мәгариф" милли проекты: дәүләт сәясәтеннән педагогия гамәленә" дип исемләнгән август киңәшмәсе эшенең көн тәртибе белән таныштырды һәм эшен алып барды. Тәүге сүз белән район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев чыкты. Бу тормышта бары да алган белемгә, тәрбиягә бәйле булуын мисаллар белән дәлилләде. Милли проектларны тормышка ашыру буенча җитди эш алып барыла. Җитәкче мәгариф торышы, районда янә башлангыч мәктәп, балалар бакчасы төзергә кирәклеген мәгълүматлар белән исбатлады. Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илгиз Әхвәс улы авыл балаларын җирдә яшәп, көч салып, уңышын җыя белергә чакырды. Биш көнлек укуга күчү, шимбәләрдә гомуммәктәп тематик чараларны файдалы итү, балаларга уңай шартлар булдыру, Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру мәсьәләсендә фәһем алып, аны лаеклы тапшыру өчен алшартлар булдыру көн кадагында икәнен сызык өстенә алды. "Районга яшь белгечләрне эшкә урнаштыру бер хәл, аларга биредә төпләнеп калырга ярдәм итәргә кирәк.

Шуңа алар өчен алшартлар булдырырга тырышабыз",— дип бу юнәлештә төрле уңай адымнарны телгә алды. Районда мәгарифкә бәйле гамәлдәге милли проектларны исемләде. Башкортстан Республикасы Дәүләт думасы — Корылтай депутаты, „Газпром трансгаз Уфа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генеральный директоры Шамил Шәрипов газ юнәлешендә белгечләр әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәктәп, югары уку йорты, хезмәт урыны бербөтен системаны кулланалар. УДНТУ, УДАТУ бергә булдырган махсус фәнни-техник полигоны. Укучыларга, студентларга, белгечләргә бүгенге югары таләпләргә тукталды җитәкче. Илгиз Әхвәс улы бу өлкәгә эшкә урнашканда райондашларыбызны игътибардан читтә калдырмаска чакырды.

Башкортстан Республикасының Мәгариф министры урынбасары Гүзәл Әхмәтшина чыгышы бу юнәлешкә бәйле районыбыз катнашкан милли проектларга тукталды. Мөмкин кадәр күбрәгендә актив катнашу отышлы икәне мисалларында чагылды.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Гыйльметдинова чыгышы төгәл саннарга бай булды. Мәгарифтәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән алып һөнәр сайлау этабына кадәр баскычларындагы эшчәнлеккә тулы анализ ясалды. Үткән уку елының казанышлары игътибардан читтә калмады. Белем сыйфатын арттыруга мәктәпләрнең инновацион потенциалын үстереп, белем бирүнең заманча технологияләрен кулланып, мөмкинлекләре чикле балаларга шартлар булдырып ирешергә чакырды. Урта сыйныфлар укучылары Бөтенрусия тикшерү эшләрендә катнашу нәтиҗәләре фәннәрне тагын да тирәнтен укырга кирәклеген күрсәтүенә тукталды. 9нчы һәм чыгарылыш сыйныфларда укучылар имтиханнарга тулысынча әзер булсын өчен 2019нчы ел нәтиҗәләрен җентекләп анализларга кирәклегенә тукталды. Имтиханнарга укучылар үз көчләренә ышанып килсен өчен мәктәп директорлары, һәр фән укытучыларына, район методик берләшмәләре җитәкчеләренә, чаралар комплексын тормышка ашырырга кирәклеген ассызыклады. Альбина Радиф кызы үткән уку елындагы казанышларны, алдагы планнарны телгә алды. Алар барысы да балаларга сыйфатлы белем бирүгә кайтып кала. Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ифира Зыятдинова үзләре көч салган уку йортында башкарылган эшләргә тукталды.

Август киңәшмәсендә Башкортстанның атказанган укытучысы Зөһрә Исламова һәм РФнең почётлы мәгариф хезмәткәре Гөлчирә Мөкыймова "Башкортстан Республикасының 100 еллыгына" юбилей медале белән бүләкләнделәр. Бер төркем укытучыларга район Xакимиятенең һәм район мәгариф бүлегенең Почёт грамоталары тапшырылды. Киңәшмәдәгеләр Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең укытучылары Миләүшә Әхмәтҗанованы һәм Фәндәлисә Закированы дәррәү алкышлап лаеклы ялга озаттылар. Илгиз Әхвәс улы ихтирамга лаек мөгаллимәләргә рәхмәт әйтеп бүләкләр тапшырды. Яшь белгечләр Гөлнара Сабирова, Алсу Шәңгәрәева, Айгөл Xәмәтоваларга ихлас теләкләр яңгырады.

"Русиянең 100 престижлы мәктәбе" регионара конкурсында лауреат исеменә лаек Иске Тимкә урта мәктәбе,"Үрнәкле балалар бакчасы" Бөтенрусия конкурсында материаллар үзенчәлеге буенча җиңгән "Рябинушка" балалар бакчасы медаль һәм Почёт грамоталары белән бүләкләнделәр. Яңа уку елына яхшы әзерлек белән килгән, спорт уеннарын оештыру буенча, иң яхшы инновацион эшчәнлек алып барган, хәвефсезлек тәэмин иткән, балаларның җәйге ялын яхшы оештырган,уку-тәҗрибә участогында яхшы эш алып барган, ата-аналар белән уңай эш иткән Сәйтәк, район үзәгенең 1нче һәм 2нче урта, Иске Балтач башлангыч, Штәнде, Иске Уразай урта мәктәпләре , "Радуга" (Курач) , "Рябинушка" балалар бакчалары коллективлары Почёт грамоталары белән билгеләнде.

Август киңәшмәсе укытучыларга яңа уку елына илһам алып эшләргә этәргеч бирсен. Бала күңеленә изгелек орлыгы салу, актан караны аерырга өйрәтү, төпле белем бирү бик мәртәбәле һәм җаваплы вазифа.
Рима ВӘЛИЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.

.