Бакчаларда ташкабак өлгерде

Ташкабак үзенең структурасы белән ашказаны hәм эчәклек ялкынсынуы китереп чыгарга сәләтле түгел. Аны ашказаны-эчәк тракты hәм шикәр чире авыруларыннан интегүчеләргә ашарга киңәш итәләр. Ташкабакның суты нерв системасын тынычландыра, ә бу үсемлекнең пешерелгән чәчәкләре ярдәмендә тире авыруларын дәвалыйлар.

Өлкәннәр менюсына ташкабакны ашказаны-эчәк тракты функцияләрен hәм канны яңартуы өчен кертәләр. Өстәвенә, аларны кулланып, кешеләр атеросклероз үсешенә каршы көрәшә. Төрле яшьтәге кешеләргә тозсыз hәм майсыз пешерелгән, өлгереп җитмәгән ташкабакны сидек кудыру чарасы буларак кулланырга мөмкин.

Бу очракта аларны кабыгы белән пешереп ашарга кирәк. Аның эчке йомшагы hәм орлыгы да файдалы. Орлыкларны кыздырмыйлар, быры тик духовкада киптереп, көненә 15-25 данә ашыйлар.

Ташкабак бөерләр өчен файдалы булса да, бөере чирле кешеләргә аларны артык куллану зыян китерергә мөмкин.